“Йола ул Конституция!”
Хәерле көн, дуслар. Яңа эш атнабыз файдалы һәм имин узсын.
16 сентября 2024
Еш кына, гореф-гадәт, йолаларны телгә алабыз. Әле тагын төрле ырымнар да бар. Алар бер-берсеннән кайсы ягы белән аерыла? Шул хакта язучы, драматург, татарның аксакалы Рабит Батулла безгә аңлатма бирде: Рабит абый, гадәт, йола, традиция бар. Алар бер-берсеннән ничек аерыла?
-Гадәт дигән сүз, ул бик кечкенә, аның әллә ни әһәмияте юк. Мисал өчен гырлый ул, диләр. Тагын әле теш каезлау, бармак белән өстәлгә шакылдату гадәте бар. Саный китсәң күп инде. Болар барысы да вак әйберләр. Һәм күп очракта бик матур да түгел. Шуның өчен дә алар зураеп, йолага әверелмәгән дә.
-Гадәтләр кайчан йолага әверелә?
-Бер генә кеше түгел, ә бөтен халык шушы гадәтне эшли башласа, ул йолага әйләнә. Ә йола ул – язылмаган канун, хәтта Конституция дияр идем. Әлбәттә, кайбер Кавказ халыкларында гадәтне дә бик зурайталар, “адәт” диләр. Шаригать кануннары дәрәҗәсенә җиткерәләр.
Добавить комментарий