Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Иртәгә, ягъни 16 июньдә республикабыз шәһәр һәм районнарында Корбан гаете уңаеннангомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак

Иртәгә, ягъни 16 июньдә республикабыз шәһәр һәм районнарында Корбан гаете уңаеннангомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак

Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчет янында бәйрәмнәр оештырачак. Кунаклар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, милли уеннар каралган.

15 июня 2024

Шулай ук мәдәни программа да булачак. Очсыз бәядән хәләл ризыклар сатыла торган сәүдә нокталары да эшлиячәк.
Төп чара – Кремль яр буенда традицион гаилә фестивале – “Корбан фест” узачак. Ул 17.00 башлана һәм 21.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль программасы ике өлешкә бүленгән: балалар сәхнәсе аерым булачак, ди оештыручылар. Гадәттәгечә, бәйрәмдә ярминкә дә эшлиячәк. Күңел ачу программасына балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, шулай ук төрле ярышлар керә. Җиңүчеләргә 20 мең һәм 30 мең мумлык бүләк сертификатлары тапшырылачак.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: