
«Искиткеч булды!»
Актаныш районында Киров исемле авыл бар: салага әле йөз ел да юк.
20 августа 2024
Нигездә татарлар гомер итә, шулай ук башка милләт вәкилләре дә яши. Һәм алар узара бик тату. Якшәмбе көнне узган “Авыл көне” моны тагын бер кат раслаган.
-Бәйрәм икенче ел узды. Капка төбендә чәй эчү, җырлап-биеп күңел ачудан башланган чара быел бик зур масштаб алды,- диде бәйрәмне оештыручыларның берсе Мәрьям Рәшитова. – Авыл көннәре хәзер еш уза, тик безнеке икенче төрле булды: монда барыбыз да катнаштык. Бәйрәмне фәкать үз көчебез белән оештырдык. Дүрт урам, алдан әзерләнеп, үзе белән таныштырды, концерт номерлары әзерләде. Казанда ни генә пешмәде, чәй табыннары сыгылып торды. Көннәр салкынча булуга карамастан, халык та күп иде. Искиткеч күңелле булды!
Добавить комментарий