Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Юлда өзелә гомерләр...

Юлда өзелә гомерләр...

Көн саен юл фаҗигаләре турында куркыныч хәбәрләр килеп тора. Быел гына Татарстанда 549 юл-транспорт һәлакәте булган. Әйе, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 43 очракка кимрәк. Тик саннар бик аянычлы: 2024 елның 23 мартына юлларда 63 кеше һәлак булган. Бу узган елның шушы ук айлары белән чагыштырганда 16 кешегә күбрәк.

28 марта 2024

-Юл-транспорт һәлакәтләрендә 690 кеше төрле тән җәрәхәтләр алды,- диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов. - Мондый аяныч хәлләрнең төп сәбәбе - каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, узып китергә тырышалар. Нәтиҗәдә, кеше гомерләре өзелә. Күпчелек яңарак кына машина йөртү таныклыгы алган автомобилистлар юлларда иминлек кануннарын үтәмәве билгеле булды. Шулай ук самокат, велосипед һәм мотоцикл белән идарә итүчеләргә кагылышлы юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәүмәүчеләр дә очрый. Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозучы велокурьерларны да тикшерә башладык, аларга җәза булырга да ихтимал.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: