Каюм Насыйри чакыра!
14 февральдә Каюм Насыйри музеенда мәгърифәтче һәм галимнең 199 еллыгына багышланган чаралар узачак. Һәм бик кызыклы күргәзмә ачылачак.
12 февраля 2024
-Бу гаҗәеп талантлы Кеше үзен татар халкына, аның мәгърифәтенә багышлаган”, – ди Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Хәлимова. – Ул аны белемле, туган телен һәм тарихын, милли мәдәниятен белүче итеп күрергә теләгән. Әгәр ул булмаса, Татар теле һәм башка гуманитар дисциплиналар, бүген без белгәнчә булмас иде. Без барыбыз да аңа бурычлы...
«Мәгърифәт юлында» күргәзмәсендә галимнең кулъязма һәм басма хезмәтләре, Татар бистәсе халкының көндәлек тормышы белән бәйле көнкүреш мәдәнияте предметлары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәнең зур өлешен XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы шамаилләре тәшкил итәчәк, алар татар халкы тормышында үзенчәлекле энциклопедия ролен уйнаган. Аларда изге урыннар һәм мәчетләр, Изге Коръәннән текст-җөмләләр, афоризмнар һәм шигъри әсәрләр фрагментлары сурәтләнгән. Аларның күбесе Казан Дини академиясе профессорлары Иван Покровский һәм Николай Катанов тарафыннан җыелган.
Күргәзмә 20 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Добавить комментарий