Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казан ханлыгының олуг сәете

Казан ханлыгының олуг сәете

Татар тарихы сәхифәләре. Кол Шәриф

01 июля 2019

Колшәриф – сирәк талантка ия шагыйрьләре­безнең берсе, Казан ханлыгының баш имамы, күренекле дин галиме һәм илче-дипломат. Үзенең бөтен гомерен, талантын, иҗатын халык бәхете өчен фида кылган олы шәхес. Аның исеме татар халкының милли-азатлык көрәше тарихында ал­тын хәрефләр белән уеп язылган. Бу исемне бүген татарлар гына түгел, руслар да белә. Чит илләрдә дә яхшы таныш ул. Һәрхәлдә, Казанга килеп киткән чит ил туристлары Колшәриф исемен бик тиз отып алалар – әйтергә уңайлы, матур яңгы­рашлы. Бөтен Рәсәйдәге иң матур мәчет тә шушы атаклы шәхес исемен йөртә. Колшәриф исемен көн саен йөзләр, меңнәр кабатлый.
 
Әйе, Колшәриф – халык те­лендә. Әмма, аның турында без нәрсә беләбез соң? Кызга­ныч, мәгълүматларыбыз бик аз. Шулай да аның тормыш юлын, иҗатын һәм эшчәнлеген бераз күзалларга мөмкин.
1-2
ТОРМЫШ ЮЛЫ
Аның кайчан һәм кайда туган­лыгы төгәл генә билгеле түгел. Чын исеме, әдәбият галимнәре раславынча, Мөхәммәд Шәриф булырга тиеш, «Кол» атамасы («Аллаһ колы» мәгънәсендә) аның XII гасыр төрки шагыйре һәм фәлсәфәчесе Әхмәт Ясәви тәрикатен тотучы суфилардан икәнлеген күрсәтә. Кырымда яки Хаҗи Тарханда (Әстерханда) туган булырга тиеш, дип фараз­лыйлар. Һәрхәлдә Колшәрифнең Казанга күчеп килгәнче Хаҗи Тарханда яшәгәне мәгълүм (тәхәллүсе дә очраклы түгел – Хаҗитархани). Аның атасы Мансур (кайбер мәгълүматлар буенча – Хөсәен) исемле бул­ган. Сәетләр нәселеннән. «Сәет» дип ул вакытларда нәсел җепләре Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташкан дин әһелләрен ата­ганнар. Алар дәүләт идарәсендә зур урын биләп торганнар. Алтын Урдадан соң барлыкка килгән ханлыкларда берничә сәет бу­лып, аларның берсен, акылына һәм белеменә карап, әлбәттә, бөек сәет итеп сайлаганнар. Без­нең көннәргә кадәр сакланган бер шәҗәрәдә, Колшәрифнең атасы Мансур Әстерханда сәет булып торган, дип күрсәтелә. Колшәриф үзе дә Казан ханлы­гы чорына караган документ­ларда, 1546 елдан башлап, сәет дип язылган. 1551 елның октяб­реннан башлап рәсми рәвештә олуг сәет вазыйфасын башкарган. Бу инде дәрәҗәсе ягыннан хан­нан кала икенче урында торучы бик зур дәүләт эшлеклесе дигән сүз.
Колшәрифнең олы абруе ту­рында документлар болай сөйли: ул, гадәттә, ак атына атланып Казан урамнарында йөрергә яраткан. Гади шәһәр халкы хөрмәт йөзеннән аны бил бөгеп сәламләгән. Хәтта Сафа Гәрәй хан үзе дә, Колшәриф белән оч­рашканда, атыннан төшеп, аның чапан итәген үбеп, хәл‑әхвәл со­рашып, сәламәтлек теләп киткән. Рус кенәзләре исә аңа махсус хатлар юллаганнар, илчеләре аша бүләкләр биреп җибәрә тор­ган булганнар.
Колшәрифнең дәүләт эшлек­лесе буларак кылган гамәллә­ре турында бик аз беләбез. Шунысы гына төгәл мәгълүм: аңа татар дәүләтенең, башкала­бызның язмышы кыл өстендә торган иң авыр һәм катлаулы заманда эш итәргә туры килә. Уйлап карагыз: рус гаскәрләре Казанга кадәр килеп җиткән. Зөя тамагында бер ай эчендә, казанлылар сизмәгәндә генә, көчле крепость – хәрби ныгытма калкып чыга. Тау ягының хал­кы Иван Грозныйга тугрылыкта ант бирә, димәк, аңа буйсынды­рыла, җирләре Казаннан тар­тып алына. Башкаланың үзендә исә Сөембикә хөкүмәте соңгы сулышын алырга җыена. Шундый шартларда, 1551 елның июнендә, хөкүмәткә Ходайкол углан белән Нурали Ширин җитәкчелегендәге төркем килә. Һәм, чарасызлык­тан, Зөя каласында урнашкан руслар алар арасында йөрүче сатлыкҗан Шаһгали белән сөйлә­шүләр башлый.
«КАЗАННЫ СУГЫШМЫЙЧА БИРЕГЕЗ!»
Илчелекнең җитәкчеләре итеп Колшәриф сәет һәм кенәз Би­барс Растов билгеләнә. Ике арада шартнамә төзелә. Казанлылар бик авыр хәлдә кала. Шартнамә нигезендә Казан хөкүмәте тә­хеткә Шаһгалине утыртырга, Сөембикә белән аның улын – ике яшен яңа тутырган Үтә­меш Гәрәй ханны кулга алып Мәскәүгә озатырга, Казандагы рус әсирләрен азат итәргә тиеш була. 1551 елның 11 августында Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәйне тоткынлыкка озаталар. 14 ав­густта җыелган корылтайда элегрәк төзелгән шартнамәне яңадан бер мәртәбә раслыйлар. 16 августта Казан тәхетенә Шаһ­гали менеп утыра. 17 августта рус әсирләрен иреккә чыгара башлыйлар.
Шаһгали хан булып озак утыра алмый. 1552 ел башында Иван Грозный аны хан дәрәҗәсеннән мәхрүм итә, Казанга үзенең урынбасары рәвешендә кенәз Се­мен Микулинскийны җибәрә. Ба­рысы да аңа тугрылыкта ант би­рергә мәҗбүр ителәләр. 9 мартта ул тантаналы рәвештә Казанга килеп керергә тиеш була. Әмма аңа шәһәр капкасын ачучы бул­мый. Кенәз кире Зөя крепостена кайтып китә. Димәк, Казанны Иван патша уйлаганча, тыныч юл белән, сугышсыз гына кулга төшереп булмаячак!
Казанлылар исә хөкүмәт ба­шына Чапкын Отучевны билге­лиләр. Хөкүмәт составына олуг сәет Колшәрифне дә кертәләр. Үзенең төп максаты итеп Чап­кын Отучев ханлыкның мөстә­кыйльлеген саклап калуны куя. Хан итеп Әстерханнан Ядегәр исемле угланны чакыралар.
Казанны сугышып алу өчен Мәскәүдән 150 меңлек яхшы коралланган гаскәр чыга. Ав­густ аенда алар Зөя каласына килеп җитәләр. Биредән Шаһ­гали – Ядегәр ханга, ә Иван Гроз­ный үзе Колшәрифкә хат белән мөрәҗәгать итәләр. Казанны су­гышмыйча гына бирегез, дигән таләп куялар. Әлбәттә, әлеге таләп бертавыштан кире кагыла.
 
Август ахырларында руслар Ка­занны бар яктан да камап алалар. Аталык һәм Төмән капкалары ара­сына, җирне казып, дары тутырыл­ган мичкәләр куела. Кремль стена­лары артына сыенган Казан халкы­на тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итеп карыйлар: исән каласыгыз килсә, каршылык күрсәтмәгез, безнең белән солых төзергә риза булыгыз! Казанлылар солых ту­рында ишетергә дә теләмиләр.
1-3
«ИЗГЕ ҖИР БУ!»
4 сентябрьдә беренче шартлау яңгырый. Күпләгән кеше һәлак була, ләкин шәһәрне саклаучы­лар бирелми. Ай буена диярлек өзлексез сугыш бара.
«...Колшәриф йокламый, йоклый алмый. Дөньяны борчулы уйлар басты. Алар тынгылык бирми, көнен дә, төнен дә миен бораулый, ике чигәсен авырттырып кыса, диван әһелләреннән, бөтен хан­лыкның акыл ияләреннән ала ал­маган җавапны каян табарга кирәклеген эзләп бәргәләнергә мәҗбүр итә. Бабаларыбызның сыеныр, туеныр урыны – газиз җиребезне, ил-көнебезне, Аллаһы Тәгалә рәхмәте илә Мөхәммәд Галәйһиссәламгә сыенган илдәшләребезне ни көтә?!
Йа Алла! Сабырлык, түземлек бир! Белгәнеңне, сизенгәнеңне теш арасына кысып чыдарлык көч бир!»
(Флүс Латыйфиның «Хыянәт» романыннан).
Колшәриф Казан халкы өс­тенә килгән афәтнең коточкыч зур булуын күңеле белән сизә. Аны нишләргә дигән сорау бор­чымый. Әлбәттә, халкы белән бергә булырга, ватандашларын изге сугышка рухландырырга! Кирәк икән, үзе дә соңгы сулы­шына кадәр көрәшәчәк, әмма кол булмаячак!
Фаҗига ахырына якынлаша. 1 октябрьдә рус гаскәрләренә соңгы штурмга әзерләнергә әмер килә. Шәһәрне саклаучы­ларга һичнинди каршылыксыз бирелергә ультиматум – кискен таләп куела. Казанлылар горур рәвештә: «Буйсынмыйбыз, ди­варларда һәм башняларда Русь тора. Ләкин без икенче дивар са­лырбыз, барыбыз да һәлак булыр­быз яисә крепостьта сакланып калырбыз!» – дип җавап бирәләр.
2 октябрьда Аталык капкасы янында колак тондыргыч көч­ле шартлау ныгытмаларның бер өлешен юкка чыгара. Ташлар, кешеләр, бүрәнәләр, җир кан­тарлары – барысы да күккә оча. Шәһәрне саклаучылар аңга ки­лергә өлгергәнче, тагын да ка­тырак икенче шартлау яңгырый.
Яуды аска уклар...
Атылды таш...
Акты су һәм кайнар сумала...
Изге җир бу!
Анда ансат кына
Бил бирер зат әле тумаган!
(Әхмәт Рәшит).
Рус гаскәрләре, кара болыт бу­лып, Кремльгә ябырыла. Урам сугышлары башлана. Туплар гөрелди, уклар сызгырып оча. Казанлылыр нык торалар, әмма көчләр тигез булмый, әкренләп артка чигенәләр.
Соңгы бәрелеш крепость үзә­гендә, Колшәриф мәчете янында бара. Кулларына ни туры килсә, шуның белән коралланган бер төркем мәдрәсә шәкертләре, мул­лалар, абызлар басып алучыларга каршы һөҗүмгә күтәрелә. Ара­ларында, куркып, дошман кар­шында тез чүгәргә маташучылар юк. Сугыш мәйданына кулына кылыч-калкан тоткан Колшә­риф үзе дә чыга. Моны күреп, шәкертләре тагын да кыюланып китәләр, тешләре-тырнаклары белән дошман өстенә ыргылалар. Күпләре һәлак була. Исән калган­нары, Колшәриф сәеткә ияреп, сугыша-сугыша, мәчет ягына чи­генәләр. Көрәшнең соңгы минут­лары, халык арасында сакланып калган риваятьләрдә әйтелгәнчә, мәчет түбәсендә бара...
Казан җиңелә. Әмма Колшә­рифнең һәм ул тәрбияләп үс­тергән яшь шәкертләрнең ис­киткеч батырлыгы безнең кү­ңелләрдә бүген дә соклану уята.
КИЛӘЧӘККӘ ӨНДӘҮЧЕ ИҖАТ
Халкыбыз күңелендә Колшә­риф үзенең илһамлы шигърияте, рухи бөеклеккә өндәүче әсәрләре белән дә урын алган. Кызганыч, аның бүгенгә кадәр сакланып калган әсәрләре бик аз: безгә аның бары дүрт‑биш шигыре, шул исәптән «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» исемле зур күләмле поэма­сы һәм дә «Зафәрнамә-и вилаяте Казан» («Казан иленең җиңүе») дигән чәчмә әсәре генә билге­ле. Аның иҗади мирасы болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Барланмаган әле ул, тулысынча өйрәнелмәгән.
Колшәрифне әдәбият бел­гечләре суфый шагыйрьләр рә­тенә кертәләр. Остазлары итеп Колшәриф XII гасырда Урта Азия якларында яшәп иҗат иткән бөек шәхес, әүлия Хуҗа Әхмәт Ясәви­не һәм аның шәкерте Сөләйман Бакырганине саный. Аларның әсәрләре Казан ханлыгы чорында безнең якларда да бик киң тарал­ган була.
Шигырьләрендә Колшәриф Аллаһы Тәгаләгә дан җырлый, аны олыларга, һәрчак күңелдә тотарга өнди, фани дөньяда на­мус белән, нәфескә бирелмичә яшәп, Аллаһ каршына гөнаһсыз барырга чакыра.
Шагыйрьнең «И күңел...» дип башланган газәленә игътибар итик. Ул биредә тормышның фанилыгын, әҗәлнең рәхимсез­леген, дөньяның башы да ахы­ры да юклыгын бик матур итеп, гыйбрәтле сурәтләр аша оста итеп ачып сала.
Колшәриф безгә яңадан кайт­ты. Казан Кремлендә башкала­бызның 1000 еллык юбилеена хәзерлек көннәрендә ачылган мәһабәт мәчет олуг шәхесебез­нең исемен мәңгеләштерде, аны бүгенге яшәешебезнең ае­рылмас өлешенә әверелдерде. Аның исеме белән киләчәктә башкалабызның берәр урамын да атарлар, дигән өмет тә бар әле. Шагыйрь һәм көрәшче образын гәүдәләндергән һәйкәл куярга да вакыт җитте кебек. Колшәриф безне бүген дә киләчәккә өнди, милләтебезне, дәүләтчелегебезне сакларга чакыра.
И күңел, биеңне бума (дөнья дип),
Күпне кичергән дөнья бу,
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөнья бу.
Син уйлама, дөньяда мин мәңгегә калырмын дип, –
Күп янар вакытта утлар очырган дөнья бу.
Угылны аталан аерып, кызын да анадан шулай ук,
Елатып бербер ишектә, зар иттергнән дөнья бу.
Әүвәлен беркем белмәс, ахырын да шулай ук,
Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә дөнья бу.
Колшәриф, атаңанаң синнән никадәр борынгылар иде, –
Барчаны куйнына алып, әшнә иткән дөнья бу.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: