Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Казан – иң төзек һәм уңайлы шәһәр”

“Казан – иң төзек һәм уңайлы шәһәр”

БРИКС саммиты бүген “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгенә күчте.

23 октября 2024

Биредә БРИКС илләре лидерларының тар һәм киңәйтелгән составта сөйләшүләре уза. Ә Казан үзәгендә хәрәкәт чикләүләре вакытыннан алда алынды, җәмәгать транспорты да үз маршрутларына кайтты. Ил җитәкчесе Владимир Путин бүген Иран Президенты һәм әле юлда булган Төркия лидеры белән сөйләшүләре планлаштырыла.

БРИКС саммитына килгән атаклы журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко Казан турында менә нәрсә әйтте:

-Минемчә, Казан - Россиянең иң төзек һәм уңайлы шәһәре. Бу беренчедән. Икенчедән, ул безнең илнең иң кешелекле шәһәре, бирегә килгәч, моңа ышанасың. Казан бик тә әһәмиятле елга артериясендә тора, ул Европа белән Азияне берләштерә. Шул ук вакытта Казан үзендә төрле дөньяларны: рус дөньясыннан һәм славян мәдәниятеннән алып төрки-Евразия дөньясына кадәр органик рәвештә тоташтыра. Шуңа күрә үзем өчен Казанны илебезнең иң Евразия шәһәре итеп күптәннән билгеләдем. Мин, мөгаен, күптән инде Россия башкаласын Мәскәүдән Казанга күчерер идем, ләкин казанлыларның үзләре моңа ничек карауларын белмим - алар каршы килерләрдер. Башкала ыгы-зыгысына, бөкеләргә һәм башкаларга үзләренең уңайлылыкларын кем алыштырырга теләсен соң?

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: