Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан китап укый!

Узган ел нәтиҗәләре буенча Казан муниципаль китапханәләрендә китап бирү 4 мең берәмлеккә арткан. Китап фонды 2,5 миллион данә тәшкил итә, ә укучы билеты 197 мең 500 кешедә бар.

-Үсешнең бу дәрәҗәсе узган елда кәгазь китапларны сатуның гомумроссия күрсәткеченә туры килә. Ел саен фондлар яңартыла, 2024 елда бу максатларга 4 миллион сум юнәлдерелде,- диде Казан шәһәр идарәсе башлыгы Азат Абзалов. – Тарихта беренче тапкыр БРИКС илләренең беренче халыкара әдәби форумы оештырылды. Шунда Татарстан язучылары белән чит ил хезмәттәшләре арасында диалог җайга салынды, бу якын киләчәктә татар әдәбиятына һәм талантлы авторларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Ә Казан чираттагы тапкыр Россиянең иң күп укый торган шәһәрләренең берсе статусын раслады.
Дуслар, ә сез китап укыйсызмы?
 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: