
Казан ханлыгы
Тарих битләре
20 декабря 2017

Казан Кремле территориясе. Ханнар төрбәсе.
Казан ханлыгы тарихы яхшы өйрәнелгән дип әйтмәс идем. Мирасханәләрдә сакланып калган язма чыганакларыбызның күбесе рус елъязмаларыннан гыйбәрәт, бу документлар исә ул замандагы рус‑татар мөнәсәбәтләрен объектив яктырта дип әйтеп булмый. Борынгы архивларыбызны 1552 елгы фаҗигадән соң максатчан рәвештә юкка чыгарганнар – гасырлар буена татарны тарихсыз һәм динсез калдырып, рус милләте составында «эретеп» бетерү сәясәте алып барылган.
ХАНЛЫККА КАЙЧАН НИГЕЗ САЛЫНГАН?
Менә шул чыганакларыбызның ярлы булуы аркасында, хәтта Казан дәүләтенең кайчан барлыкка килүен дә төгәл генә әйтә алмыйбыз. Ханлыкка 1437 яки 1438 елда Кырымнан куылган Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд тарафыннан нигез салынган, дип әйтә кайбер тарихчылар. Рус елъязмаларында һәм фәндә билгеле башка тарихи чыганакларда Олуг Мөхәммәднең Казанга килүе турында бернинди мәгълүмат булмаса да, бу фикер фәндә киң таралган («Татар энциклопедиясе»нең 3 нче томы – авт.). Ә бит Воскресение һәм Никон елъязмаларында, Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүт 1445 елда Казанны алды, аның идарәчесе Алимбәкне (Либейны) үтереп, үзе патшалык итә башлады, дип ачыктан-ачык язылган. Димәк, Казан билегендә (кенәзлегендә) тәхеткә Алтын Урдадан, Җүчиләр нәселеннән чыккан идарәче килә. Шулай икән, Казан ханлыгының тарихын 1445 елдан башлап җибәрү дөреслеккә күбрәк туры килә, минемчә.

«Казан ханлыгы». А. Иванов эше.
Әмма ханлыкны нигезләүдә Олуг Мөхәммәднең ролен дә киметеп күрсәтергә ярамый – «яңа» дәүләт, ихтимал, аның «проекты» буенча төзелгәндер. Татарларның кайбер риваятьләрендә Олуг Мөхәммәд Казанның беренче ханнары арасында санала, «Яңа Казанны салганда, аның беренче ханы Алтынбәк, икенчесе – Алимбәк, өченчесе – Мөхәммәд, дүртенчесе Мәхмүтәк булган», – диелә. Игътибар иткәнсездер: хәтта риваятьләрдә дә Олуг Мөхәммәд дәүләткә нигез салучы дип аталмаган.
Тик монда бер сорау килеп туа. Ханлыкка кадәр яшәгән Казан билеге дә дәүләт бит инде ул – Болгарның дәвамчысы. Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт ул дәүләтне 1445 елда нигезенә кадәр җимер мәгәндер, үзенә кадәр идарә иткән Алимбәкне генә куып җибәргәндер, дип фаразларга мөмкин ич. Шулай икән, Казан билегендә бары тик тәхет хуҗасы гына алмашына булып чыга, һәм без, тарихчылар, ул билекне 1445 елдан башлап ханлык дип атап йөртәбез.
ХАНЛЫК ТЕРРИТОРИЯСЕНЕҢ ЧИКЛӘРЕ
Ниндирәк дәүләт була соң ул Казан ханлыгы? Ул зур гына территория биләп торган, аның чикләре көнчыгышта Агыйделдән алып көнбатышта Сура елгаларына хәтле, төньякта удмуртлар һәм комилар яши торган Вятка‑Кама төбәкләреннән башлап, көньякта Иделнең Самара борылышына кадәр сузылган. Шулай итеп, элгәреге Идел Болгарына караган бөтен җирләр һәм анда яшәгән халыклар Казан ханлыгы составына кергән. Ул көньяк-көнчыгышта Нугай Урдасы, көньякта – Әстерхан (Хаҗитархан) һәм Кырым ханлыклары, көнбатышта Мәскәү дәүләте белән чиктәш булган. Ханлыкның үзәк өлешен хәзерге Татарстан җирләре (көньяк-көнчыгышта Кама елгасына кадәр генә) тәшкил иткән. Элеккеге Идел Болгарының халык иң күп яшәгән Кама аръягы җирләре ханлык заманында бушап калган диярлек. Бирегә, көтү куып, күчмә нугайлар еш килеп йөргән. Норлат, Шәрбән, Алпар, Әлки кебек авыллар нугайлар һөҗүменнән саклану өчен урманнар эченә сыенып утырган.
Аның каравы, Казан арты төбәкләрендә халык күп яшәгән. Ул төбәкләрдә, бигрәк тә Эчке (Иске) Казан тирәсендә, болгар-татарларның XV–XVI йөзләргә караган дистәләрчә авыллары булган. Күренекле тарихчы Е.И. Чернышев исә 1960 нчы елларда ук, архив материалларына таянып, Казан ханлыгы чорына караган һәм Казансу, Ашыт, Мишә, Зөя һәм башка елга бассейннарында урнашкан 700 ләп авылны картага төшергән иде.
«КАЗАН ИЛЕНДӘ БАСУЛАР ЗУР...»
Авыл халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1552 елда Казанны яулап алуда катнашкан рус кенәзе Андрей Курбский: «Казан илендә басулар зур, туфрагы уңдырышлы, һәртөрле яшелчә-җимешкә бик бай, ә игенчеләр исә күптән-күп», – дип язып калдырган. Игенчеләр җир эшкәртү өчен тимер төрәнле сабаннардан һәм болгар заманнарыннан ук билгеле булган ике тешле сукадан файдаланганнар. Бодай, арпа, арыш, борай, солы, карабодай, тары, борчак, ясмык, җитен иккәннәр (аларның янгында күмерләнгән бөртекләре археологик казулар вакытында табыла). Елъязмаларда: «Казан җире яшелчәгә, җиләк-җимешкә бик бай», – дигән сүзләр дә очрый. Шунысы кызык: инде күптән утрак тормышка күчкән борынгы болгар бабаларыбыз да яшелчә һәм җиләк‑җимеш үстерүгә хирыс булган. Биләр казылмаларында алма, чия, кура җиләге, балан, кыяр орлыклары табылып тора. Күрәсең, яшелчә һәм җиләк‑җимеш үстерү ханлык чорында да дәвам иткән, әмма соңгырак чорларда әлеге традиция югалган һәм авыл җирләрендә бары тик сугыштан соңгы елларда гына яңадан торгызылган.
ХАНЛЫКНЫҢ ШӘҺӘРЛӘРЕ
Казан ханлыгының шәһәр тибындагы эре торак пунктлары елга буйларында урнашкан була. Аларның күбесе элеккеге болгар торулыклары нигезендә үсеп чыккан. Әмма Казан ханлыгын инде «шәһәрләр иле» дип атый алмыйбыз. Исегезгә төшерәбез: Болгар илендә ныгытылган шәһәрлекләр саны 100 дән артык булса (алар арасыннан Болгар, Биләр, Сувар, Җүкәтау, Кашан, Ашлы кебек бөтен дөньяда мәгълүм эре калалар язма документларда телгә алыналар), Алтын Урда чорында бу сан ике дистәдән артмый, ә ханлык чорында исә Казаннан һәм Чаллыдан кала (хәзерге Балык Бистәсе районының Тәберле Чаллысы авылы янында урнаш кан кала күз алдында тотыла), Арча, Лаеш, Тәтеш, Алабуга, Камай («Эчке Казан»), Сембер һәм Сарытау ише эрерәк торак пунктларын шәһәрләр исемлегенә шартлы рәвештә генә кертергә мөмкин. Хәер, болай дип әйтү дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин, чөнки без санап киткән калаларның берсе дә (Казан һәм Чаллыдан башкалары) археологлар тарафыннан юньләп өйрәнелмәгән ич. Ничек кенә булмасын, югарыда китерелгән фактлар урта гасыр татарлары цивилизациясенең әле Алтын Урда чорында ук, 1360 нчы еллардан башлап, әкренләп сүнә баруын күрсәтәләр. Бу процесс, күргәнегезчә, ханлык чорында да дәвам итә.

Казан бүреге. Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында саклана.
ШӘРЫКНЕҢ БАШКАЛАСЫ
Халыкара сәүдә үзәге буларак Шәрык һәм Көнбатыш Европа илләрендә дә билгеле булган ханлык башкаласы Казан, бүгенге күзлектән чыгып караганда, артык зур шәһәр булмаган. Аның тау башында урнашкан һәм көчле ныгытмалар белән уратып алынган өлеше (кала – кремль) якынча 10 гектар мәйданны биләп торган. Каланың төньяк өлешендә Хан сарае, аннан ерак түгел Хан мәчете (хәзерге Сөембикә манарасы урынында), шул мәчет янында, бераз көнбатыш тарафка китеп, ханнар төрбәсе урнашкан булган. Әлбәттә, дәүләт идарәсенең тотрыксыз эшләвен тәэмин итү өчен салынган башка биналар да булгандыр. Хан резиденциясе тирәсендә, көньяктарак, ерактан ук сигез манаралы матур Кол Шәриф мәчете күренеп торган (таш хәрабәләре Благовещение соборы каршындагы сквер территориясендә ачылды). Көнбатыш тарафта хан гвардиясе казармалары, ат абзарлары, корал ясау остаханәләре, сугыш кирәк-яраклары арсеналы, тагын да көньяктарак сарай хезмәткәрләре яши торган гади генә йортлар, ашлык саклау амбарлары тезелеп киткән. Шәһәр каласында, Кремльдә, Нурали (Нургали) исемен йөртүче тагын бер мәчет эшләп торган. Аның кайда урнашкан булуы әлегә билгеле түгел, Нурали (хәзерге Тайницкая) башнясы янындарак түгел микән дигән фараз гына бар.
Шәһәрнең төп өлеше, әлбәттә, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр бистәсеннән гыйбәрәт булган. Ул көнбатыштан Болак елгасы, көнчыгыштан Кара, Ак, Мунча, Шакшы (Поганое) күлләре, көньякта исә хәзерге Лобачевский һәм Астрономия урамнары белән чикләнгән 60 гектар чамасы мәйданны биләп торган. Ханлык чорында шәһәрнең бу өлеше дә кереп‑чыгып йөрү өчен 9–10 манарасы булган имән диварлар белән әйләндереп алына. Бистәнең Казансуга якын өлешендә кара һәм төсле металл кою мичләре, тимерчеләрнең, чүлмәкчеләрнең, тире‑күн эшкәртүчеләрнең күпсанлы остаханәләре, ә Болак тирәсендә, Нурали башнясыннан ерак түгел җирдә, Таһир мунчасы («Даирова баня») урнашкан була. Хәзерге Үзәк стадионга каршы якта, элеккеге Ташаяк урамы тирәсендә, даими эшләп торучы зур гына базар булган.
Башка урыннарны гади агач йортларда яшәүче шәһәр кешеләре, сәүдәгәрләрнең һәм һөнәрчеләрнең утарлары алып торган. Алар арасында мөлкәтле кешеләрнең, бай сәүдәгәрләрнең агач бүрәнәләрдән, сирәк булса да кирпечтән салынган, шул заман кешеләре язганча, икешәр катлы «гаҗәпләндерерлек матур» йортлары аерылып торган. Кызганыч, язма чыганакларда Казан бистәләрендәге мәчетләр һәм башка җәмәгать биналары турында хәбәрләр сакланмаган. Алар да булган, әлбәттә. Мөселман шәһәрен диварлары төсле чынаяк плитәләр белән капланган мәчетләр һәм аларның югарыга омтылган манараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Шул мәчетләре бит инде шәһәргә үзенә бер төрле матурлык биреп торган һәм чит ил кешеләре аны «искиткеч шәһәр», «Шәрыкнең башкаласы» дип атаганнар.
Тормыш шәһәр яны бистәләрендә дә кайнап торган. Болак аръягында, хәзерге Мәскәү урамы буйлап, XV йөз урталарында ук Көрәеш бистәсе үсеп чыга. Бистәнең сокланырлык матур Өтәч мәчете (Отучева мечеть) хәтта рус елъязмаларында теркәлеп калган. Көрәешнең археологик эзләре, шул исәптән борынгы зират урыны, хәзерге Колхоз базары тирәсендә ачылды. Көрәеш бистәсеннән арырак, Иделгә таба, Хан болыны башланып киткән, анда җәен зур бәйрәмнәр оештырылган, ат чабышлары уздырылган.
Казансуның Иделгә кушылган урынында балта осталары һәм кораб төзүчеләр бистәсе – Бишбалта барлыкка килә. Шунда ук, Идел култыгында, сәүдә һәм хәрби суднолар тукталышы өчен уңайлы урын да табыла.
Шәһәрнең икенче ягында, Арча кыры белән Кабан күле арасында, Әрмән бистәсе урнашкан була. Өлкән яшьтәге кешеләр әйтүенчә, әле узган гасыр урталарында да Калинин урамы башланган җирдә борынгы зират урынын күрсәтеп торучы әрмән язмалары белән чуарланган кабер ташлары калкып торган.
Шәһәрдә һәм аның тирә-юнендәге бистәләрдә, безнең якынча исәпләүләр буенча, 7–8 мең чамасы кеше – башлыча һөнәрчеләр һәм вак сәүдәгәрләр яшәгән. Кызганыч, археологик казулар вакытында һөнәрче остаханәләре бик сирәк очрый, әмма алар кулланган инструментлар һәм шул остаханәләрдә җитештерелгән әзер продукция – тимерчеләр ясаган хезмәт һәм сугыш кораллары, күптөрле көнкүреш кирәк-яраклары, бакырчылар ясаган комганнар һәм кувшиннар, ювелир осталары җитештергән алтын‑көмеш бизәнү әйберләре, күнчеләр теккән аяк киемнәре, ук савытлары – археологик табылдыклар арасында сирәк түгел. Чүлмәкчеләр аеруча оста һөнәр ияләре саналган. Алар эшләгән югары сыйфатлы балчык савыт‑саба һәм дә кош-хайван сурәтендәге уенчыклар матур формалары, үзенчәлекле бизәкләре белән аерылып торган. Хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре ясаганда зәркәнчеләр бакырга, алтын-көмешкә чокып рәсем төшерү, кыйммәтле ташлар кую, металл үрү кебек катлаулы ысуллар кулланганнар. Алтын‑көмеш әйберләр хан сараена аеруча күп кирәк булган. Замандашлары язганча, һәр яңа хан үзенә «кыйммәтле таҗ, алтын-көмештән савыт‑саба эшләткән, кыйммәтле кием‑салым тектергән». Бүген Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында сакланган уникаль «Казан бүреге» кешеләрдә бүген дә зур соклану уята. Аны XVI гасырның беренче яртысындагы татар зәркән сәнгатенең гүзәл үрнәге дип атарга мөмкин.

«Кунак утравында Казан ярминкәсе». Ф.Халиков рәсеме.
Һөнәрчеләр арасында төзелеш белән мәшгуль кешеләр аерым бер төркем тәшкил иткән. Алар «патша пулатлары һәм биек манаралы мәчетләр салучы осталар» гына түгел, ә төрле төстәге кирпечләр, матур бизәкле гипс плитәләр эшләүче осталар да булганнар. Таш кисүче осталарның байлар заказы буенча искиткеч матур итеп эшләнгән, матур каллиграфия белән гарәпчә текстлар язылган кабер ташлары безне әле дә хәйран калдыра.
КАЗАН – СӘҮДӘ ШӘҺӘРЕ
Казан ханлыгы икътисадында сәүдә, бигрәк тә тышкы сәүдә зур роль уйнаган. Татар сәүдәгәрләре Мәскәү Русе, Кавказ һәм Урта Азия, хәтта Көнбатыш Европа илләре белән тыгыз элемтәдә торганнар. Иделнең Казанга якын Кунак (Гостиный) утравында ел саен даны еракларга таралган Казан ярминкәсе уздырылган. Шул заманның бер кешесе: «Казанга бөтен Рус иленнән бай сәүдәгәрләр һәм ерактан бик күп чит ил кешеләре җыелып килә һәм кыйммәтле товарлар белән күпләп сату итә», – дип язып калдырган. Сәүдәгәрләр «Бохарадан, Шемахадан, һәм дә төрекләр, әрмәннәр иленнән, һәм дә башка илләрдән» килеп йөргән. Чит ил сәяхәтчеләре дә рус елъязмачыларының сүзен раслый. «Казан – сәүдә шәһәре, – дип язып калдырган XV гасырда яшәгән Венеция сәүдәгәре Иосафато Барбаро. – Аннан ифрат күп санда мех чыгарыла, алар Мәскәүгә, Польшага, Пруссиягә һәм Фландриягә китә». XVI гасыр башында яшәгән Австрия дипломаты Сигизмунд Герберштейн Казанга «Әстерхан, шулай ук Персия/Фарсы һәм Әрмәнстан базарларыннан сәүдәгәрләр» килүе турында хәбәр итә. Югарыда китерелгән тарихи чыганаклар яктылыгында Казан ханлыгы Европа белән Азия халыклары арасындагы сәүдәдә әһәмиятле урын тоткан, дип әйтә алабыз.
* * *
Казан шәһәренә киңрәк тукталуыбызның сәбәбе аңлашыладыр, дип уйлыйм. Ул – ханлыкның башкаласы, татарларның чит илләрдә дә танылу алган бердәнбер зур шәһәре. Башкала тарихында ил тарихы чагыла. Чамалагансыздыр, ханлык чоры Казаны элгәреге Алтын Урда һәм Болгар шәһәрләреннән зурлыгы ягыннан да, байлыгы ягыннан да күпкә калыша. Биредә Биләр, Болгардагы кебек монументаль архитектура корылмалары юк дияргә була. Икътисад үсешен югары бәяләгән очракта да, әлеге күренеш Казан өчен генә хас, дип уйларга нигез бар, чөнки Арча, Лаеш, Тәтеш һәм башка шәһәрләр бик кечкенә, шунлыктан алар һөнәрчелектә сизелерлек роль уйнамаганнар. Әлеге чынбарлыкны тану ханлыкның һәм гомумән урта гасырлар чоры татар цивилизациясенең киләчәк язмышын объектив рәвештә күз алдына китерергә ярдәм итә.
Добавить комментарий