
Казан ханлыгы: тәхет өчен көрәш
Казан ханлыгы тарихын тулырак күзаллау өчен, әлбәттә, аның ханнары алып барырга мәҗбүр булган тышкы сәясәткә дә тукталып үтәргә кирәк.
23 января 2018
1445 елның июлендә Олуг Мөхәммәднең уллары Мәхмүд белән Якуб Суздаль янындагы сугышта рус гаскәрләрен тар‑мар итеп, бөек кенәз Василий II не әсирлеккә алалар. Үзен азат итү бәрабәренә Василий II зур күләмдә йолым бирергә һәм ел саен ясак түләргә мәҗбүр ителгән. Әсирлектән азат итүнең тагын бер шарты – заманында Туктамышның Василий I гә сатып җибәргән «мещера җирләрен» ханга кире кайтару булган. Нәтиҗәдә ул җирләрдә Касыйм ханлыгы төзелгән. Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм үзенә мирас биләмәсе итеп бирелгән «городец Мещерский» өчен (тиздән ул Касыйм исеме астында таныла) рус дәүләтенең көнчыгыш чикләрен сакларга, Мәскәү кенәзләре алып барган сугышларда катнашырга тиеш була. Суздаль янындагы сугыштан соң үткән егерме ел дәвамында, Мәхмүд хан идарә иткән чорда (1445–1464 еллар), Казан ханлыгы тыныч шартларда үсә һәм ныгый.

«Казанны саклаучыларга багышлана. Мәрсия», 2001 ел.
МӘСКӘҮ КАЗАНГА КУЛ СУЗА
Вазгыять Мәхмүд хан үлгәч үзгәрә. Аның тәхеткә утыртылган улы Хәлил озак идарә итә алмый, 1467 елда ул гүр иясе була. Казанлылар тәхеткә Мәхмүднең икенче улын – Ибраһимны тәкъдим итәләр, Мәскәү исә хан урынында үзенә бәйле кешене – Касыймны күрергә тели. Тәхеткә Ибраһим утыртыла, әмма Мәскәү үз ниятеннән ваз чикми. Иван III Казанга Касыйм җитәкчелегендә зур гаскәр җибәрә. Яу уңышсыз тәмамлана. Шуннан соң, 1469 елда, Казанга Иван III үзе яу белән килә. Рус әсирләрен кире кайтару һәм бер-берләренең эчке эшләренә тыкшынмау шарты белән солых төзелә. Чагыштырмача тынычлык тугыз ел дәвам итә.
1478 елның язында рус хөкүмәте Нократ (Вятка) җирләре өчен Казанга яңа һөҗүм оештыра, әмма башкалага килеп җитә алмый. Шул ук елны (кайбер чыганакларда – 1479 елда) Ибраһим хан үлә. Иван III кә Казан эшләренә актив тыкшыну өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Ибраһим ханның ике улы – Илһам һәм Мөхәммәд Әмин – тәхет өчен көндәшләргә әвереләләр. Казанның Мәскәү яклы төркеме тәхеткә Мөхәммәд Әминне куярга тели. Нугай һәм Кырым белән якынлашырга омтылучы икенче төркем исә Илһам кандидатурасын алга сөрә. Җиңүгә алар ирешә. Ун яшьлек Мөхәммәд Әминне Мәскәүнең бөек кенәзе үз янына тәрбиягә ала һәм аны киләчәктә Казан тәхетенә утыртырга теләвен яшерми.
Бу теләген Иван III 1485 елда ук тормышка ашырырга омтыла. Мәскәү гаскәрләренә таянып, Мөхәммәд Әмин Илһам ханны Казаннан куа. Ләкин Илһам нугай гаскәрләре ярдәмендә тиздән тәхетне кире кайтара. Иван III моның белән һич тә риза булмый һәм 1487 елда Казанга зур яу оештыра. 18 майда руслар шәһәрне камап ала. Дошман ягына көтелмәгән һөҗүмнәр оештырып, казанлылар батырларча каршы тора. Бер ай камалышта торганнан соң, каршылык сындырыла. 9 июльдә шәһәр капкалары ачыла, һәм рус гаскәрләре башкалага керә. Тәхеттән куылган Илһамны гаиләсе белән бергә Вологдага озаталар, һәм ул шунда тоткынлыкта үлә. Тәхеткә Мөхәммәд Әмин утыртыла.
«МӘҢГЕЛЕК ДУСЛЫК ҺӘМ ТЫНЫЧЛЫК» КАКШАГАЧ (1487–1521 ЕЛЛАР)
1487 елдан башланган протекторат Казан ханнарының Мәскәү кенәзләренә тулы бәйлелеген аңлатмый, әлбәттә. Әйе, Иван III «Болгар кенәзе» титулын кабул итә. Казан үз күршеләре – нугайларга, Әстерхан һәм Кырымга карата Мәскәү сәясәтен үткәрергә тиеш була, кирәк чакта аларга каршы Мәскәү ягыннан торып сугышырга мәҗбүр ителә. Мәскәү ризалыгыннан башка казанлыларның үз ханнарын сайлап кую хокукы да булмый.
Аңлашыла ки, Иван III куйган хан халык тарафыннан хуплау тапмый. Мөхәммәд Әминнең Мәскәүгә ярашлы сәясәте, гади халык түләп барган салымнарның артуы, яңа йөкләмәләр өстәлүе күпләрдә, шул исәптән югары катлау вәкилләрендә дә канәгатьсезлек тудыра. Фетнә оеша, анда катнашучылар, ярдәм сорап, Себер ханы Мамукка мөрәҗәгать итәләр. Мөхәммәд Әмин башакаладан кача, ә Мамук 1496 елның ноябрендә үзенең гаскәрләре белән тыныч кына Казанга керә.
Яңа хан элеккесеннән дә яманрак була. Дәүләт белән юньләп идарә итә белми, борынгы күчмәннәр гадәте буенча күршедәге Арча каласына талау явы оештырырга да тарсынмый хәтта. Аның бу кыргыйлыгын гафу итмиләр – Мамук кире Себергә кайтып китәргә мәҗбүр була.
Хөкүмәтне Мәскәү тарафдарларының берсе Колмөхәммәд (Коләхмәт) үз кулына ала. Ул Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне торгызырга тырыша, «Болгар кенәзе» Иван III кә Казанга яңа хан куюны сорап мөрәҗәгать итә. Мөхәммәд Әмин кандидатурасыннан баш тартып, 1497 елда аның энесе Габделлатыйфны хан итеп куялар. Колмөхәммәд хөкүмәте баштарак яңа ханны яклый, ләкин ул, артык мөстәкыйльлек күрсәтеп, Мәскәүдән бәйсез сәясәт алып бара башлагач, канәгатьсезлек белдерә. Колмөхәммәд Мәскәүгә юнәлә һәм анда ханга каршы астыртын эш башлый. 1502 елның гыйнварында Казанга киң вәкаләтләре һәм Габделлатыйфка карата төгәл күрсәтмәләре булган рус илчеләре килә. Хан тәхеттән куыла һәм Белоозерога сөргенгә озатыла. Тиздән аны, Кырым ханы Миңлегәрәйнең кискен ультиматумыннан соң, Мәскәүгә кайтаралар.
Тәхеткә яңадан элек үзен Мәскәү тарафдары итеп таныткан Мөхәммәд Әмин утыртыла. Тик бу юлы инде ул, Казаннан яңадан куылудан куркып, Мәскәү рөхсәтеннән башка гына, бөтенләй икенче сәясәт үткәрә башлый. Иң әүвәл Колмөхәммәд хөкүмәт составыннан чыгарыла һәм җәзалап үтерелә. Аннары Мәскәү Русе белән ике елга сузылган сугыш башланып китә. 1505 елның 22 июнендә, Казан ярминкәсе ачылган көндә, ниндидер сәбәпләр табып, рус сәүдәгәрләрен талыйлар, кайберләрен кыйнап үтерәләр. Тиздән Мөхәммәд Әмин нугай гаскәрләре белән бергә Түбән Новгородны камап ала, Ока елгасы буендагы авыллар талана. 1506 елның язында рус гаскәрләре җавап һөҗүме башлыйлар. Каты бәрелешләр Казан тирәсендә бара. Мөхәммәд Әмин сугышчылары тагын бер җиңүгә ирешә. 1507 елда Казан белән Мәскәү дипломатик сөйләшүләр башлап җибәрә, нәтиҗәдә ике дәүләт арасында «элеккечә тынычлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре» торгызыла. Мәскәүдә кул куелган «мәңгелек тынычлык» турындагы шартнамә ун ел буена үз көчендә була, һәм бу вакыт эчендә Казан ханлыгы үзенең үсешендә зур уңышларга ирешә. Әмма Казан өстеннән Мәскәү протектораты дәвам итә әле.

«Мәскәү илчеләренең XVI йөз Казанына килүе», 2000 ел.
1518 елда Мөхәммәд Әмин үлгәч, бәкләр бәге Булат Ширин Казан тәхетенә Касыйм ханы Шаһгалине чакыра. Мәскәүнең яңа бөек кенәзе Василий III не бу кандидатура бик тә канәгатьләндерә, Казан аксөякләре дә аңа каршы килми. Әмма Шаһгали алып барган сәясәт (салымнарның артуы, сәүдәгәрләрнең, карачибәкләрнең хокукларын чикләү, Мәскәүгә артык ярарга тырышу) тиздән күпләрдә ризасызлык тудыра. Заговор өлгереп килә. Аны оештыручылар Кырым ханыннан яклау эзлиләр. 1521 елда шәһәргә Кырым солтаны Сәхибгәрәй җитәкчелегендәге гаскәр керә. Шаһгали куыла. Мәскәү протектораты бетерелә.
КАЗАНДА – КЫРЫМ ХАННАРЫ
Сәхибгәрәйнең идарә итүе (1521–1524) Казанда рус сәүдәгәрләрен, гаскәриләрен һәм дә Касыйм татарларын талау, кыйнау, үтерү белән башланып китә. Моңа җавап итеп, Василий III казанлыларга каршы сугыш башлый. Гаскәрләр Түбән Новгородта туктала, ләкин Шаһгали Казанга барырга җөрьәт итми. Руслар оборонага күчәләр һәм Сура елгасы тамагында Васильсурск крепостена нигез салалар. Ул аларга киләчәктә Казан тарафына хәрәкәт итү өчен плацдарм хезмәтен үтиячәк.
Сәхибгәрәй Казанда хан вазыйфасын өч ел гына башкара, аннары Кырым тәхетенә утыру нияте белән туган ягына кайтып китә. Идарә дилбегәсен исә бертуганының улы 13 яшьлек Сафагәрәйгә тапшыра. Әлеге кандидатураны Булат Ширин җитәкчелегендәге карачибәкләр дә яклый.
Боларның барысы да мәс-кәүлеләрдән рөхсәт сорап тормыйча гына эшләнә. Василий III гаскәрләре Казанга юл ала. Казанлылыр дошманның шәһәрне штурм белән алырга тырышуларын уңышлы рәвештә кире кагалар. Василий III хөкүмәте Сафагәрәйне законлы хан дип танырга мәҗбүр була. Ләкин аңа тынычлап идарә итәргә мөмкинлек бирмиләр. Мәскәү астыртын рәвештә Сафагәрәйгә каршы төркем вәкилләре белән эш йөртә, аларны яңа ханга каршы баш күтәрүгә өнди. 1531 елда Сафагәрәй бәреп төшерелә, аның яклылар җәзалап үтерелә.
Мәскәү тарафдарлары хан тәхетенә Шаһгалинең энесен, 16 яшьлек Җангалине чакыралар. Ләкин ул декоратив фигура гына була. Хәтта нугай морзасының кызы Сөембикә белән никахын да Җангали Василий III һәм Казан карачибәкләренең ризалыгы белән генә укыта алган. Казанның эчке эшләренә тагын Мәскәү идарәчеләренең тыкшына башлавы халык арасында көчле ризасызлык тудыра. 1535 елда Җангали үтерелә.
Казанга яңадан Сафагәрәйне чакыралар. Ул, шул заманнарда кабул ителгән йола буенча, Җангалидән тол калган Сөембикәне хатынлыкка ала. Югары катлаулар басымы астында Мәскәүдән дә, Кырымнан да бәйсез сәясәт алып барырга тырыша. Әмма Мәскәү хөкүмәте Казанга булган дәгъваларыннан баш тартмый, элеккеге протекторат чорын кире кайтарырга ниятли. Сафагәрәй, табигый ки, Мәскәүгә һәм эчке дошманнарына каршы көрәштә Кырымга таянырга чамалый. Мәскәүнең турыдан-туры катнашы белән Сафагәрәйгә каршы фетнә әзерләнә. 1546 елда ул тәхеттән бәреп төшерелә. Сафагәрәй Сөембикәнең әтисе, нугай морзасы – Йосыф янына качып китә.
Фетнәдә катнашучы казанлылар яңа хан сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итәләр. Иван IV күпсанлы гаскәре белән Казанга Шаһгалине җибәрә. Гаскәрне шәһәргә кертмиләр, Шаһгали үзе дә тәхеттә бер ай чамасы гына утырып кала. Шул бер ай дәвамында Сафагәрәй нугайлар ярдәме белән шактый зур гаскәр җыя һәм, вакытны сузмыйча, Казанга юнәлә. Биредә аны көтеп алалар. Иван IV исә аңа сугыш игълан итә. Сафагәрәй үзен чолгап алган дошманнарын – Мәскәү тарафдарларын җәзалый, мөһим дәүләт вазыйфаларына Кырым һәм Нугай бәкләрен билгели. Җәмгыятьтә таркалу башлана. Бу эштә, әлбәттә, Мәскәү хөкүмәте дә актив катнаша. Сафагәрәй үз сәясәте белән ялгыз кала. Дошманнары аннан котылу юлын эзли башлыйлар. Үз теләкләрен алар 1549 елның язында тормышка ашыралар.
КУЛДАН ДӘҮЛӘТ КИТКӘН КӨННӘРДӘ
Хан итеп Сафагәрәйнең ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй игълан ителә. Аның исеменнән әнисе Сөембикә идарә итә. Ләкин чын хакимият кырымлылар кулында була.
Казан хакимнәренең мөстә-кыйльлегеннән риза булмаган Иван IV хәлиткеч сугыш юлына баса. Казанга ике зур яу оештырып, алар белән үзе җитәкчелек итә. Һәр икесендә дә уңышсызлыкка очрый. Патша хөкүмәте Казанны яулап алырга җентекләп әзерләнә башлый. 1551 елның 24 маенда Зөя елгасы тамагында рус крепосте Свияжскига (Зөягә) нигез салына. Казанга илтүче су юллары киселә. Тау ягы халкын, башлыча мариларны һәм чувашларны, үзләренең вәкилләрен Мәскәүгә җибәреп, Россиягә тугрылыкка ант иттерәләр. Казанны язмыш кочагына калдырып, Кырым гарнизоны аны ташлап китә.
Мәскәү белән сөйләшүләр башлана. Килешү буенча тәхетне Шаһгали ала. Үтәмеш белән Сөембикәне Мәскәүгә озаталар. Корылтай җыела, дәүләтнең мөстәкыйльлеген саклап калырга өметләнеп, ханлыкның Тау ягындагы биләмәләрен Мәскәүгә бирергә ризалашалар. Ачулары чыккан казанлылар Шаһгалине Казаннан качарга мәҗбүр итәләр. Бу 1552 елның 9 марты була. Чапкын Отучев җитәкчелегендә вакытлы хөкүмәт оештырыла. Тәхеткә Әстерхан ханының улы Ядегәр чакырыла. Ул үзен оста оештыручы һәм авыр шартларда да югалып калмый торган батыр шәхес буларак таныта.
Иван IV хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнә. 1552 елның июль башында русларның төп гаскәрләре Коломнадан чыгып китәләр һәм 2 августта, 60 мең сугышчыдан торган лагерь булып, Казан диварлары янына килеп урнашалар. 23 августта Казанны камау башлана. 2 октябрь иртәсендә рус гаскәрләре шәһәрне штурмлауга ыргылалар. Нәтиҗәсе һәркемгә мәгълүм: Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Дәүләтчелеге һуннар чорыннан ук башланган Идел буе татарларының югары үскән цивилизациясе юкка чыга. Борынгы башкалабыз Казан бер көн эчендә рус шәһәренә әверелә.
Җиңелүнең сәбәпләре ачык: Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләтләрнең барысы да икътисадый яктан шактый ук көчсез булалар. Өстәвенә, әле идарә итүче катлаулар тәхет өчен үзара гел сугышып-талашып торалар, һәм бу вазгыятьтән аларның дошманы – Мәскәү дәүләте бик оста файдалана.
* * *
Безнең һун бабаларыбыз чорыннан ук башланып киткән озын һәм гыйбрәтле тарихыбыз бар. Россиядә яшәүче халыкларның бик азы гына: «Без – борынгыдан ук дәүләтле халык!» – дип горурлана ала. Дәүләтле, димәк, цивилизацияле, югары үскән мәдәнияткә ия булган халык. Бу чыннан да шулай. Бик катлаулы заманда яшибез. Көн тәртибендә – милләтебезнең киләчәк язмышы. Югалып калмабызмы? Күпгасырлы мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыра алырбызмы? Моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Журналыбыз битләрендә әлеге рубрика кысаларында басылып килгән мәкаләләребез, бәлки, бу сорауларга җавап табуда ярдәм итәрләр, дигән өметтә калабыз.

«Казан чолганышта», 2009 ел.
Добавить комментарий