
Казан ханлыгының беренче ханы кем булган
Олуг Мөхәммәд һәм аның улы Мәхмүд
13 декабря 2018

КАЗАН ЕЛЪЯЗМАЧЫСЫ, ЯКИ ШОВИНИЗМ ҮРНӘГЕ
Россия тарих фәненә нигез салучыларның иң элгәреләреннән берсе Андрей Лызлов үзенең 1692 елда тәмамланган «Скифлар тарихы» дигән хезмәтендә Олуг Мөхәммәдне Казан ханлыгына нигез салучы дип атый. Бу фикерне ул билгесез авторның «Казан тарихы» исемле китабыннан алынган мәгълүматларга таянып әйтә. «Билгесез автор» дигәнебез (аны «Казан елъязмачысы» дип тә йөртәләр) 1530 еллардан башлап ике дистә елга якын Казанда әсирлектә булган урыс кешесе. Укымышлы, киң карашлы шәхес булгандыр, күрәсең: ханнарга хезмәт итә, буш вакытларында болгарлар һәм татарлар тарихына караган мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнә. 1552 елда, Казан басып алынгач, ул иреккә чыга, кире Мәскәүгә кайта һәм 1564–1565 елларда мәгълүм әсәрен яза.
«Казан тарихы» – матур әдәбият әсәрләренә тартым публицистик хезмәт, биредә Казан җирлегендә чынбарлыкта булып узган кызыклы фактлар, тарихи вакыйгалар белән беррәттән, риваять-легендалар, мифлар, автор фантазиясе белән тудырылган уйдырмалар да урын алган. Әмма аноним-автор башлыча рәсми рус елъязмаларына таяна, максаты – денсез, бозык («поганый») татарларга каршы озак елларга сузылган «изге» көрәштә Явыз Иванның 1552 елгы җиңүенә дан җырлау була. Максатына ирешү юлында тарихи фактларны аңлы рәвештә бозып күрсәтүләрдән дә баш тартмый. Шуңа күрә дә XIX йөзнең атаклы шәрык белгече, археолог һәм нумизмат, академик В.В. Вельяминов-Зернов «Казан тарихы»н шовинистик рухлы авторның төрле уйдырмалардан җыелган, тарихи дөреслектән ерак торган публицистик әсәре дип атады, галимнәрне анда китерелгән фактларга тарихи чыганак итеп караудан сакланырга чакырды. Ә бит «Олуг Мөхәммәд – беренче Казан ханы» дигән фикер нәкъ менә «Казан тарихы» уйдырмаларына нигезләнгән. В.В. Вельяминов-Зернов үзенең «Касыйм ханнары һәм солтаннары турында эзләнүләр» исемле хезмәтендә (СПб., 1863 ел), әлеге фикер тарихи чыганаклар белән расланмый, дип язып чыга. Әйдәгез, тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итик.
КӨТЕЛМГӘН ҖИҢҮ
Олуг Мөхәммәд – Җәләлетдин ханның улы, Туктамыш ханның оныгы – Алтын Урда тәхетенә 1420 елда, Идегәй мирза үтерелгәннән соң утыра. Ике ел да үтми, хан тәхетен Сәмәрканд әмире Аксак Тимернең оныгы Олугбәк ярдәме белән Коерчак ханның улы Барак яулап ала. Олуг Мөхәммәд гаскәрләре Литва чикләренә килеп тукталалар. Бөек Литва кенәзе Витовт аңа Барак ханга каршы көрәштә ярдәм кулын суза, нәтиҗәдә Олуг Мөхәммәд Алтын Урданың көнбатыш өлешендә хакимиятен яңадан торгыза. 1426–1427 елларда ул Витовтның Псков һәм Рязань шәһәрләренә оештырган яуларында катнаша, 1428 елда Төркия солтаны Морад II белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра, 1429 елда Дәүләтбирде ханга каршы көрәштә җиңүгә ирешә. Олуг Мөхәммәднең хакимиятенең көчәюен күреп торган дошманнары аңа каршы көрәш башлый. Озак елларга сузылган көрәш Олуг Мөхәммәднең Алтын Урда тәхетеннән куылуы белән тәмамлана. Бу хәл 1437 елда була. Тәхеткә Тимер ханның улы Кече Мөхәммәд утыра, ә Олуг Мөхәммәд исә 3 мең чамасындагы гаскәре белән Бөек Мәскәү кенәзлегенең көньяк-көнбатыш чигендә урнашкан Биләү (Белёв) шәһәрчеге янына килеп туктый (11 меңләп халкы булган бу шәһәр администратиив яктан хәзер Тула өлкәсенә карый).
Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II көтелмәгән кунакны, гәрчә ул әле берничә атна элек кенә Алтын Урда ханы булса да,
шат йөз белән каршы алмый, әлбәттә. Алда торган көрәшне сизеп, Олуг Мөхәммәд Биләү шәһәрчеген ныгытып калырга омтыла – салкын кыш булудан файдаланып, сугышчылар кальга-шәһәрчек урнашкан тау битен бозга катыралар, калын боз кантарларыннан яңа ныгытмалар төзиләр. Бөек кенәз Василий II, «боз шәһәрчеген» һәм анда тупланган гаскәрне тиз генә юкка чыгару, буйсындыру өчен бертуганы Юрийның уллары Дмитрий Шемяка һәм Дмитрий Красный җитәкчелегендәге 40 мең сугышчыдан торган гаскәрен Олуг Мөхәммәдкә каршы җибәрә. Бу кадәр гаскәрне күреп, Олуг Мөхәммәд башта каушап кала, кенәзләргә берничә тапкыр солых килешүе тәкъдим итә. Тәкъдим кире кагыла. Сугышудан башка чара калмый. 1437 елның 5 декабрендәОлуг Мөхәммәд атлылары тау башындагы «бозлап катырылган ныгытма» эченнән очып дигәндәй чыгып, күз ачып йомган арада Василий II гаскәрләре өстенә ябырыла. Берничә сәгать аралыгында русларның алдынгы отрядлары юк ителә, калганнары куркып чигенә һәм кача. Бу Олуг Мөхәммәднең үзе дә көтмәгән зур җиңүе була.
Олуг Мөхәммәд

Олуг Мөхәммәд

Мәхмүд

Казан бүреге. Казан ханнарының алтын таҗы.
ЧЫГАНАКЛАР НИ СӨЙЛИ?
Биләү янындагы сугыш уңышлы тәмамланса да, Олуг Мөхәммәд биредә артык тоткарланырга кыймый. 1438 елның башында ул Түбән Новгородка юнәлә һәм биредә төпләнеп кала. 1439 елда ул нәкъ менә Түбән Новгородтан Мәскәүгә яу чаба. Шәһәргә керә алмый, әмма шул тирә-калаларны талый, яндыра, елъязмачы сүзләре белән әйтсәк, «зла многы учини земли Русскои».
1444–1445 елның кышында Олуг Мөхәммәд Түбән Новгородтан Муромга яу чаба. Василий II татар гаскәрләрен тар‑мар итә һәм Олуг Мөхәммәд бернинди табышсыз диярлек кире Түбән Новгородка әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.
1445 елның язында Олуг Мөхәммәднең Якуб һәм Мәхмүд исемле уллары Василий II гаскәрләре белән кабат Суздаль янында очрашалар. Бу юлы алар рус гаскәрләрен тар‑мар итеп кенә калмыйлар, олуг кенәзнең үзен дә әсирлеккә алалар. Аннан соң алар Владимирны кулга төшермәкче булалар, әмма көчле ныгытылган шәһәргә үтеп керә алмыйлар, Муром аша әтиләре янына – Түбән Новгородка кайтып китәләр.
Шул ук елның 25 августында Олуг Мөхәммәд «үзенең бөтен балалары һәм бөтен урдасы белән [Түбән] Новгородтан Курмышка килә, үзләре белән бөек кенәзне [Василий II не] дә алалар» («з детьми своими и со всею ордою своею поидоша из Новгорода к Курмышу, а князя великого с собою поведоша»), – дип хәбәр итә XV гасыр ахырында яшәгән рус елъязмачысы.
Шушы вакыйгадан соң Олуг Мөхәммәд исеме тарихи чыганакларда бер тапкыр да телгә алынмый. «Казан тарихы»ның билгесез авторы язганча, ул кече улы Якуб белән Казанда өлкән улы Мәхмүд тарафыннан үтерелә, имеш («умре в Казани с юнейшим своим сыном Ягупом: оба ножем зарезаны от болшого сына своего Мамотяка»). Тарихчылар бу хәбәрне кеше ышанмаслык хәл буларак бәялиләр. Шулайдыр дип фаразлыйк. Әмма Олуг Мөхәммәднең 1445 елда Курмыш шәһәрендә вафат булуына ышанырга мөмкин. Бу турыда күренекле дин галиме һәм тарихчы Ризаэддин Фәхреддин дә язган иде.
Югарыда китерелгән фактлардан чыгып, шуны кистереп әйтә алабыз: Урта Иделгә күчеп килгәч, Олуг Мөхәммәд күпмедер вакыт Биләүдә, Түбән Новгородта, Курмышта яшәгән, әмма аның Казанда булуы бер генә тарихи чыганак белән дә расланмый һәм бер генә документ та аны Казан ханы дип атамый.
Шулай булуга да карамастан, без Олуг Мөхәммәдне халкыбыз тарихының иң атаклы шәхесләре рәтенә куярга тиешбез. Чөнки без аны, беренче чиратта, урта гасырлар чоры төрки‑татар дөньясында искиткеч зур роль уйнаган Алтын Урда дәүләтенең мәшһүр ханнары арасында күрәбез. Алтын Урданың тулысынча таркалуы чорында тәхеттән куылып, Урта Иделгә килеп төпләнүенең сәбәбе дә, безнең фикеребезчә, яңа җирләр яулап алу түгел, бәлки Алтын Урданың иң алдынгы бер төбәге җирлегендә, аның дәвамчысы буларак, яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзү булгандыр. Тик бу проектны ул үзе тормышка ашырырга өлгермичә кала. Проект аның улы Мәхмүд тарафыннан тормышка ашырыла.

2017 елның 19 маенда Казан Кремле территориясендә, Сөембикә манарасы янында, Казан ханнары Мәхмүд һәм Мөхәммәд-Әминне, һәм шулай ук аларның ике гаилә әгъзасын күчереп күмү церемониясе үтте.
ДИНАСТИЯЛӘР АЛМАШЫ
Казан ханлыгының әүвәлге ханы – Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд. Без моны шикләнмичә әйтә алабыз. Бу турыда русларның Воскресение һәм Никон елъязмаларыннан укып беләбез. 1445 елның көзендә, диелә Воскресение елъязмасында, Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүдәк Казанны сугышып ала һәм Казан кенәзе Либейне үтереп, тәхеткә үзе утыра («царь Мамотяк, Улу-Магметов сын, взял город Казань, вотчича казаньского князя Либея убил, а сам в Казани сел царствовати»). Никон елъязмасында да шул ук хәбәр урнаштырылган, бары тик Мәхмүдәкнең Казанга Курмыштан килгәнлеге турында гына өстәмәсе бар («царь Мамутяк, пришед ис Курмыша...»).
Биредә телгә алынган Казан кенәзе Либей (Алибей) – Алибәкнең русча әйтелеше генә. Алибәк – Аксак Тимер заманында үтерелгән соңгы болгар ханы Абдулланың улы булырга мөмкин дип фаразлаучы галимнәр бар. Ягъни мәсәлән, Мәхмүд Казанны яулап алганчы ук инде биредә тәхет буш тормаган, димәк, Казан дәүләте булган. Мәхмүд исә бары тик шул дәүләт хакимнәренең җирле (болгар) династиясен өзеп, Җучилар династиясенә нигез салучы гына, имеш. Әлеге фаразда мантыйк бар, әлбәттә. Чыннан да, Идел Болгары дәүләте яшәүдән туктагач, XIII–XIV гасырлар чигендә, монгол яуларыннан Казан тирәсенә качкан болгарлар мөстәкыйль Казан дәүләте төзергә омтылалар. Казан әмирлеге барлыкка килә (Мир-Мәхмүд улы әмир Хәсән-бәкнең Архирей дачасында, элеккеге Кабан шәһәрлегендә табылган каберташын исегезгә төшерегез), әмма ул XV йөз башларына кадәр Алтын Урда составына керә, аннан соң тагын мөстәкыйльлеккә ирешә. Кайбер фаразлауларга караганда, 1420–1430 елларда Казанда Җүчилар нәселеннән чыккан Гыясетдин идарә иткән булырга тиеш. Ул үз исеменнән акчалар да суктырган, әмма аларның берсе дә әлегә кадәр Казанда табылмаган. Димәк, Гыясетдиннең Казан идарәчесе булуына шикләнеп карарга нигез бар. Ә менә Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүдне хаклы рәвештә Казан тәхетенә утырган һәм бөтенләй яңа шартларда Җучилар династиясен дәвам иттергән беренче хан дип әйтә алабыз.
Мәхмүд ханның Казанда кайчанга кадәр тәхет хуҗасы булып торуы билгесез. Тарихчыларның бу хакта төгәл фикере юк: 1445 елдан башлап, 1461, 1462, 1464, 1467 елга кадәр идарә иткән булырга тиеш диләр. 1467 ел датасы дөрес түгел, чөнки бу елда инде тәхеткә Мәхмүднең икенче улы – Ибраһим хан утыра. Ә бит аңа кадәр әле хан тәхетен Хәлил хан – Мәхмүднең өлкән улы биләп тора. Ул озак идарә итми, хатыны Нурсолтанны тол калдырып, гүр иясе була. Шушы фактларны истә тотып, Мәхмүд ханның идарә иткән чорын 1445–1464 еллар белән чикләү дөресрәк булыр кебек.
Мәхмүд хан идарә иткән еллар ханлык тарихына иң тыныч еллар буларак кереп калган. Бары тик бер тапкыр, 1447 елда гына Владимир һәм Муром шәһәрләренә яу чабыла. Мәхмүд хан Мәскәү кенәзлеге белән тыныч сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырып, үзенең бөтен көчен яңа корылган дәүләтнең икътисади куәтен ныгытуга юнәлтә. Рус кенәзлекләреннән, Себердән, Урта Азия шәһәрләреннән, Кавказдан һәм Шәрык илләреннән Казанга сәүдә кәрваннары агыла. Казан тиз арада халыкара сәүдә үзәгенә әверелә. Хан казнасын баетуга 1445 елдагы солых килешүе нигезендә Василий II тарафыннан җибәрелә торган салым да үз өлешен керткән.
Мәхмүд ханның абруе гади халык арасында да зур була, чөнки илдә игенчелекнең үсүе, Казанда һәм башка кечерәк шәһәрләрдә һөнәрчелекнең чәчәк атуы халыкка мул тормыш алып барырга мөмкинлек тудырган, хан һәм аның хөкүмәте тарафыннан үткәрелә торган эчке һәм тышкы сәясәт күпләрдә хуплау тапкан.
Мәхмүд хан үлгәннән соң, аның җәсәден, Алтын Урдада кабул ителгән йолага туры китереп, махсус төрбәгә урнаштыралар. Археологлар тарафыннан 1977 елда казып тикшерелгән ханнар төрбәсендә аның каберлеге табылды. Мәскәү антропологы Т. Балуева, Мәхмүд ханныкы дип аныкланган баш сөяген өйрәнү нәтиҗәләренә таянып, аның скульптур портретын ясады. Узган ел исә Мәхмүд ханның моңарчы Кремльдә, археологик музей фондларында сакланып яткан сөякләре яңадан борынгы төрбәгә кайтарып күмелде.
Добавить комментарий