
Казанда Академик фән үзәге булачак!
Ул бер мәйданчыкта Россия Фәннәр академиясе каршындагы Казан фәнни үзәгенең алты институтын берләштерәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
06 февраля 2024
Үзәк составына Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Завойский исемендәге Казан физика-техник институты, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Казан биохимия һәм биофизика институты, Энергетика һәм перспективалы технологияләр институты һәм Механика һәм машина төзелеше институты керәчәк. Биредәге лабораторияләр шактый иске, аларны яңартып та булмый. Шуның өчен дә Академик фән үзәге төзеп, тикшеренүләр өчен яңа инфраструктура булдыру планлаштырыла.
-Институтларны бер мәйданчыкта берләштерү инициативасын республика җитәкчелеге хуплады. Хәзер төп бурыч - федераль инвестиция программасына эләгү, финанслау алу, - диде РФА Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев.
Добавить комментарий