Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казанда инклюзив парк!

Казанда инклюзив парк!

Казанның Серов урамында күптән көтелгән һәм күпләр сораган яңа бульварның беренче өлешен ачтылар.

03 октября 2024

Аның төп үзенчәлеге - инклюзив булуында. Казандагы гына түгел, илдә дә физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган беренче шундый мәйдан.

Билгеле булганча, урам Россия рәссамы Валентин Серов исеме белән аталган, шуңа да ял итү урынын да аның картиналары стилендә төзелгән.
Биредә күрү сәләте бозылган кешеләр өчен Брайль шрифты һәм тавыш аудиоэлемтәсе белән махсус стендлар, начар йөрүче балалар өчен махсус таулар урнаштырылган. Хәтта эскәмияләр дә мөмкинлеге чикле кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен эшләнгән. 
Парк заманча да: QR адаптив тренажерлар куелган, смартфон ярдәмендә алардан ничек файдалану турында видеоролик карарга мөмкин. Бульварда төрле балалар мәйданчыклары, сенсор бакча, тагын әллә ниләр бар.
Серов паркын төзекләндерү алга таба да дәвам итәчәк. Планда – парк эчендәге күлне чистарту, тирә-юнен матурлау.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: