Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«КЕШЕ ПРИЮТЫ» – ЯЗМЫШЛАРМЫ, ЯЛГЫШЛАРМЫ?

«КЕШЕ ПРИЮТЫ» – ЯЗМЫШЛАРМЫ, ЯЛГЫШЛАРМЫ?

Казанның «Колхоз базары» тукталышы. Һәркем каядыр ашыга, һәркемнең үз мәшәкате. Шушы кешеләр ташкынында бер ир-ат күзгә ташланды. Ул бер җиргә дә ашыкмый, гамьсез генә алга атлый. Бермәл тукталыш артына кереп югалды. Аңлашылды, Борһан Шаһиди урамында урнашкан «Кеше приюты»на килүе. Шушы ир‐атны күздән югалтмаска дип, без дә адымнарны тизләттек... Әнә ул вагоннар тирәсендә тәмәкесен көйрәтеп басып тора. Карашы уйчан. Гомер уртасына җиткән ир‐атны монда килергә нәрсә мәҗбүр итте икән? Якынрак барып сүз каттык...

05 июня 2024

«ҮЗЕМ ГАЕПЛЕ...»

Борһан Шаһиди урамындагы бу үзәк кайчандыр мохтаҗларга бушлай ризык таратыр өчен оештырыла. Бүген тулы бер комплекска әйләнгән. Биредә бер дигән яшәү шартлары: аерым мунча, кер юу бүлмәсе, спорт залына кадәр бар. Ә үзәкнең әйләнә-тирәсе шау чәчәктә утыра...

Приют илле урынга исәпләнгән, әлегә монда утыздан артык кеше яши икән. Аерым вагоннар тибында эшләнгән бу тораклар хостелны хәтерләтә. Дүрт кешегә дүрт карават, тумбалар, көзгегә кадәр бар. Узган елның сентябрендә капиталь төзекләндерү уздырылган, монда барысы да яңа, чиста.

Сүз башым бит Шүрәле: тәмәкесен авызыннан алып, теге ир сорауга җавап бирде:

– Альберт булам. Ике ай яшим монда. Безнең кебек җүнсез адәмнәрне шулай кеше итеп тоталар, рәхмәт.

– Җүнсез? Сез үзегез турында шулай әйтәсезме?

– Үзем турында да. Илле яшеңә җитеп, баш өстеңдә түбәң булмасын инде!

– Гаиләгез юкмы?

– Бар иде, хәтта ике тапкыр өйләндем. – Алайса?

– Минем кебек ир белән хатын торамы инде? Менә сез яшәр идегезме?

– ?..

– Һәм дөрес эшлисез. Без бит имгәкләр... Барысына да үзем гаепле. Ике тапкыр төрмәдә булдым, беренчесендә – әйбер урлаган, икенчесендә сугышкан өчен утырдым.

– Казанда тудыгызмы?

– Юк, Ульяновск шәһәреннән мин. Икенче хатын белән Казанда яшәдек. Балабыз да бар. Әгәр аякка бассам, улым янына барачакмын. Тик башта кешегә әйләнергә кирәк.

Альберт тәмәкесен тартып бетергәч, вагонга, үзенең бүлмәсенә ашыкты. Фотога төшерергә рөхсәт бирмәде.

– Ике айдан килегез, пока кешегә күренәсем килми. Кодировка ясадылар, хәзер эчмим. Матурлангач фотога төшерерсез. Әле берәр хатын да табып бирмәссезме...

«КЕШЕ ПРИЮТЫ» 2018 ЕЛДАН БИРЛЕ ЭШЛИ.
Приют эшчәнлеге:
• халыкның социаль якланмаган катламнарына кайнар ризык өләшәләр, вакытлыча торак, кием‐салым белән тәэмин итәләр. Шулай ук социаль мунча, кер юу бүлмәсе хезмәтләре күрсәтәләр;
• социаль чәчтарашханә, юридик һәм психологик консультация, социаль патруль хезмәтләре;
• эшкә урнашырга ярдәм итәләр;
• документлар, медицина тикшерүләре узу, инвалидлык алу, льготалар һәм пенсияләр рәсмиләштерүдә булышалар;
• мохтаҗ, мобиль булмаган кешеләргә, инвалидларга медицина учреждениеләренә баруда ярдәм кулы сузалар.

Приютның әйләнә-тирәсе шау чәчәктә утыра. Бакчаны биредә яшәүчеләр үзләре карый.


«СЕЗНЕҢ НИ ЭШЕГЕЗ БАР?»

Приютта көн саен ике йөз илле кешене ашаталар. Юк, юк, алар барысы да йорт-җирсез кешеләр түгел. Пенсионерлар, күп балалы әниләр – кем генә килми.

Биредә без әбәт вакытына туры килдек: һәр көнне 11:00 дән 13:00 гә кадәр кайнар ризык тараталар. Приют ашханәсендә өстәлләр, эскәмияләр тезелеп киткән. Теләгән кеше шунда утырып ашый, кемнәрдер ризыкны үзләре белән ала. (Махсус савыт алып киләләр.)

Ашханәгә ыспай гына киенгән илле яшьләрендәге бер хатын-кыз керде. Урамда очратсаң, һич кенә дә аны мондый җирдә ашый димәссең! Затлы сумкасыннан ике савыт чыгарды: «Күршемә дә ризык алам», - диде ул. Фотоаппаратны күрүгә тавыш чыгарды:

– Минем рөхсәттән башка сез мине фотога төшерә алмыйсыз!

– Сез дә мохтаҗ кешеме? Монда килергә сезне нәрсә мәҗбүр итте? – дим, исем китмичә.

– Ә сезнең анда ни эшегез бар? Сездән рөхсәт сорарга кирәкмидер бит? Һәм тиз генә ризыгын сумкасына салып ашханәдән чыгып китте.

Телсез калдык. Бер мескен әби булса, аңлар идең, ә монда? Җир җимертеп эшләрдәй, бизәнгән-ясанган ханым! Безнең аптыраулы карашны күреп, «Кеше приюты»ның администраторы Эльмира Тимонина болай диде:

– Әйе, шундый ыспай киенгән, үзләрен эре тотучы ханымнар да килә. Дөрес аңлагыз, без ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире бормыйбыз. Бердәнбер таләп: кеше аек булырга тиеш. Әгәр салган икән, йөреп килегез, азрак айнырсыз, дип җибәрәбез. Монда һәр кешенең үз сәбәбе. Шуның өчен кемнедер гаепләү безнең эш түгел. Менә әйтегез әле, сез бирегә ризык алырга килер идегезме?

– Юк, әлбәттә.

– Шул шул. Кул сузып бару берәүгә дә рәхәт түгел. Ул ханымның да язмышын белмибез. Алай йөрергә беребезгә дә язмасын...

ҖОМГА САЕН ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМЕ?!

Ашханә ишекләре көне буе ачык. Читтән килүчеләр әбәт ашаса, приютта яшәүчеләр монда өч тапкыр туклана икән. Иртәнге биштә үк ашханәгә керүчеләр бар, эшкә китәр алдыннан тамак ялгап алалар.

Приютка атна саен блогерлар, хәйриячеләр, җитәкчеләр килә, шуның өчен биредә яшәүчеләр аралашуга ачык. Аеруча хатын-кызлар сөйләшергә ярата. Гүзәл затлар өчен биредә ике вагон-йорт бар. Аларда өчәр хатын-кыз яши. Һәркайсының үз шкафы, анда ислемай, башка бизәнү кирәк-яраклары тора. Һәм чәчәкләр. Баксаң, монда яшәүче гүзәл затларга хәйриячеләр җомга саен чәчәк бәйләмнәре алып килә икән!

– Балалардан да мондый мөнәсәбәт күргәнем юк иде, – дип күз яшьләрен сөртте Нина Алексеевна. – Приютта ике ел яшим инде. Монда мине әниләре кебек якын күрәләр. Барыр җирем юк, шуның өчен чыгарыпта җибәрмиләр. Үлгәнче яшәрмен инде. Юк, сез мине һич кенә дә кызганмагыз, монда бик рәхәт. Әйтәм бит, мондый җылы мөнәсәбәтне беркайчан күргәнем булмады. Берәү дә кычкырмый, сүгенми, сукмый...

Аллаһ сакласын... Нина түтәй сөйләгәндә, әллә ничә тапкыр шулай дип куйдым. Биектау районының Усад авылында туып-үскән ул. Соңрак Казан егетенә кияүгә чыгып, гаилә тормышы башлаганнар. Бер кызлары туган. Җәмәгате, каенанасы, кызы – ике бүлмәле фатирда шулай матур гына яшәгәннәр. Нина Алексеевна башта каенанасын, аннан соң җәмәгатен соңгы юлга озаткан. Ә көннәрнең берендә үзе артык кашыкка әйләнгән:

– Барысына да кияү гаепле, – дип дәвам итте ул. – Кызымны ул гына котыртты. Ике бүлмәле фатирны сатып, Биектаудан йорт алдык. Шул ике катлы йортта миңа урын табылмады. Кияү берничә тапкыр кыйнады, нинди генә сүзләр ишетмәдем. Инде үзем яшәгән подъездда үләрмен дип уйлаган идем. Күршеләр ташламады, ашаттылар.

Әлфия исемле күршем яшәргә дә чакырды, тик аның төрмәдән кайткан улы бар иде, курыктым...

Приют хезмәткәрләре Нина түтине 2021 елның гыйнвар аенда үзе яшәгән йортның подъездыннан барып ала. Көчкә атлаучы әбекәйне юындыралар, киендерәләр, бүген исә ул хәтта эшләп тә йөри. Аңлашыла ки, якыннары белән элемтәсе юк. Оныкларын сагына икән... Нина түти тораксыз калуда кызын түгел, киявен гаепли. Ана гына баласын шулай сукыр мәхәббәт белән ярата аладыр:

– Рәхәтләнеп үзләренчә яшәсеннәр. Минем торыр җирем бар, тамагым тук, пенсиям килә, – диде ул бер риясызлык белән.

– Приютта ике ел яшим, – ди Нина Алексеевна.

Биредә бер дигән яшәү шартлары: аерым мунча, кер юу бүлмәсе, намаз бүлмәсе, спортзалга кадәр бар.

«АЧТАН ҮЛҮЧЕЛӘР БАР»

Аңлашыла ки, монда килеп эләккән һәр кешенең язмышы аянычлы. Күбесе (җитмеш процентка якыны) кайчандыр ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Төрмәдән чыккач, аларны якыннары кабул итмәгән. Араларында гаиләле кешеләр дә шактый. Кемдер сукбайлыкта ярты ел, кемдер өч ел йөргән... Барысы да диярлек эчәргә ярата, наркоманнар да очрый. Һәм бәхетле очрак аларны бирегә алып килгән. Бәхетле дип басым ясап әйтәм, приютта чынлап та адәм баласы тормышын яңадан башлый ала. Әлбәттә, теләге булса.

– ТР наркология диспансеры белән килешү бар: ай саен ун кешене дәваларга җибәрә алабыз, – диде «Кеше приюты» җитәкчесе Александр Суханов. – Бушка кодировка турында сүз бара. Юристлар, психологлар, дин белгечләре – барысы да, приютка килеп, биредә яшәүчеләр белән эшли. Тәртип шулай: башта урамнан килгән кеше барлык медицина тикшере-нүләрен уза, юына, өс‐башын карыйбыз. Һәм өч ай эчендә кеше эшкә урнашырга, кешечә яши башларга тиеш.

– Дөрес аңлагыз, без әрәмтамаклар үрчетмибез, ә кешегә яңадан тормышка кайтырга булышабыз, – диде «Кеше приюты» җитәкчесе Александр Суханов.

– Өч айдан соң приюттан чыгып китәләрме? – дим.

– Әгәр туры юлга басмаса, әйе. Инде эшкә урнашса, эчүен ташласа, аннан соң да ярдәм итәбез. Авиатөзелеш районында тулай торактан берничә бүлмә арендалап торабыз. Моннан киткәч, алар шунда яши. Алай гына да түгел, Авиатөзелеш районында шундый кешеләр өчен аерым торак булачак. Шәһәр мэриясе җир бүлеп бирде, төзелеш эшләре инде башланды. Дөрес аңлагыз, без әрәмтамаклар үрчетмибез, ә кешегә яңадан тормышка кайтырга булышабыз. Документларын тәртипкә китерәбез, эш урыны тәкъдим итәбез. Аңлашыла, әллә нинди зур хезмәт хаклары турында сүз бармый: урам себерүче, төзелештә ярдәмче һ.б. Приютта дисциплина: кеше йоклаган урынын җыештырырга, өс‐башын чиста йөртергә, хәмер кулланмаска тиеш, хәтта кайчакта алкотестер белән дә тикшерәбез. Шулай ук наркотик матдәләрне тикшерү өчен тест та бар. Бер карасаң гаҗәп тә: ләкин олы кеше булсалар да, аларның күбесен яшәргә өйрәтергә туры килә: иртән теш чистартудан башлап кичен юынып ятуга кадәр. Алар башта карыша, аннан ияләнә инде. Җиде ел эчендә приют йөзләп кешегә аякка басарга ярдәм итте. Әллә нинди гыйбрәтле хәлләр бар монда. Кайчандыр биредә яшәгән ир‐ат бүген эшмәкәр, кибетләре бар. Икенчесе Яңа Сокуры бистәсендә йорт салды, өйләнде. Менә дигән итеп яшәп яталар. Өченчесе үз гаиләсе янына кайтты, матур гына эшләп йөри.

– Андый бәхетле очраклар күпме? Сукбайлыкка чыгучыларның күпмесе яңадан кешечә яши башлый?

– Яшермим, приют аша узган кешеләр- нең утыз процент чамасы гына кешечә яши башлый. Ә калганнары шул юлын дәвам итә. Ләкин йөздән бер генә кеше булса да, без ярдәм кулы сузарга тиеш. Монда эшли башлагач кына аңладым: Татарстанда ачтан үлүчеләр дә бар икән! Без хәзер республика районнарында да кайнар ризык таратуны оештырдык. Егермедән артык районда шундый нокталар бар. Мисал өчен, Биектау районындагы бүлеккә көн саен алтмыш кеше кайнар ризык алырга килә. Апас, Буа кебек районнарда да филиаллар эшли. Нигездә мохтаҗларга, урын өстендә булган кешеләргә кайнар ризыкны өйләренә илтәләр. Безнең максат – Татарстанның һәр шәһәр, районында шундый нокталар ачу.

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘ ДӘ СУГА САЛ...

«Кеше приюты» дәүләт оешмасы түгел, ул фәкать хәйриячеләр акчасына яши. Иң гаҗәбе – бу кешеләр күп очракта үзләренең исемнәрен күрсәтергә теләми. Хәйриячеләрнең туксан проценты мөселман, диделәр безгә. Ислам кануннары буенча сәдаканы кычкырып бирмиләр. Ә бит сүз бик зур суммалар турында бара. Бер эшмәкәр ай саен егерме мең сум күчереп барса, икенче бер хәләл ресторан хуҗасы көн саен илле кеше ашатуны үз өстенә алган. Барысын да санасаң, саллы гына исемлек җыела. Мисал өчен, Борһан Шаһиди урамындагы приютны яшәтү өчен ай саен 600 мең сум акча кирәк икән. Моңа барлык коммуналь түләүләр, җир арендасы, көн саен 250 кешегә азык тарату һәм башка чыгымнар кергән. Һәм бу сумманы тулысынча Казандагы танылган бер компания күчерә!

– Без бик күп, – дип сүзен дәвам итте приют җитәкчесе Александр Александрович. – Кемдер акчалата булыша, кемдер волонтер сыйфатында ярдәм итә. Һәм барыбыз да изгелек эшлибез – мохтаҗларга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәбез. Бирегә еш кына хәлле кешеләр гаиләләре белән килә. Шул рәвешле гаилә башлыгы хатынына, балаларына тормышның икенче ягын да күрсәтә, шөкер итәргә өйрәтә. Без барыбыз да кешеләр, изгелек эшләгән саен күңел чистара. Озак еллар эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән кеше буларак моны тәгаен әйтә алам.

...Приютта һәр кешенең үз язмышы. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә – ялгызлык һәм упкын төбеннән күтәрелергә омтылу... Кемгәдер, чынлап та, бәхет елмая – аякка баса, ә кемдер исә шунда – упкын төбендә кала. Ничек кенә булмасын, приютта һәркайсына тормышны яңадан башларга мөмкинлек бирәләр. Ә шушы изге эшкә өлеше кергән һәр кешегә ЗУР РӘХМӘТ әйтәсе килә. Дөньяны нәкъ менә шундый кешеләр коткара – монысында шик юк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: