
Киләчәк шәһәре - Иннополиста сайлаулар ничек уза?
Россиянең иң яшь шәһәре - Иннополиста барлыгы 1509 сайлаучы теркәлгән.
15 марта 2024
Бүген иртәдән башлап халык сайлауларга ашыкты. Шул исәптән шәһәрнең мэры Руслан Шагалеев та үзенең гражданлык бурычын үтәде. -Иннополиста сайлаулар икенче тапкыр уза, бездә халык актив, җаваплы,- диде ул. Сайлаучыларны менә шундый робот- маэмай каршы алды. Ул һәр килгән кешенең каршысына чыгып, башын өйде, сөенүен күрсәтте.
Дуслар, ә сез сайлау участогында булдыгызмы әле? Сезне ничек каршы алдылар?
Добавить комментарий