Киров авылы: тырышлык яшәгән җирдә...
Ерак юлны якын итеп Актаныш районының Киров авылына барып кайттык.
25 сентября 2024
Заманында районның иң атаклы авылы булган ул: “Киров исемендәге совхоз” республикада беренче саналган. Бирегә күрше авыллардан, хәтта башка районнардан да күпләп халык агылган. Эш шунда ки, совхозда колхозларга караганда яхшы хезмәт хакы түләнгән. Килгән кешеләргә башта тулай тораклар, соңрак йортлар төзегәннәр. Киров тагын шул ягы белән дә үзенчәлекле: биредә төрле милләт вәкилләре яшәгән. Бүген исә нигездә татар авылы булып калган. Дөрес, мари, рус, әрмән, үзбәк милләтеннән булган гаиләләр әле дә бар. Кировның ачык, гади халкы белән аралашып, урта мәктәбендә булып, үзенчәлекле сәяхәт ясап кайттык. Авыл турында тулы язманы журналыбызның октябрь саныннан укый алачаксыз.
Добавить комментарий