Кодрәт һәм түзем иясе Закир Кадыйри
ХХ гасыр башы татар җәмгыятендә яңарыш хәрәкәте идеологиясен формалаштыруда һәм аны тормышка ашыруда Көнчыгыш университетларында укыган, дөнья мәдәниятен яхшы белгән татар зыялылары төркеме мөһим роль уйный. Алар сәясәтчеләр, журналист, мөхәррир, язучы, галим, мөгаллим, тәрҗемәчеләр буларак таныла. Шундый яңа буын җәмәгать эшлеклеләреннән берсе – Закир Кадыйри.
07 декабря 2021
БЕЛЕМ ЭСТӘҮ ЮЛЫНДА
Закир Кадыйри 1878 елның 2 сентябрендә элекке Самара губернасы Урта Кандал авылында (хәзерге Ульяновск өлкәсе Чардаклы районының Абдулла авылы) ата-бабалары буыннан-буынга муллалык итеп килгән Мөшфика абыстай һәм имам-хатыйб Мөхәммәтхәлим Кадыйровлар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе улына җитди дини белем бирергә омтыла һәм теләгенә ирешә. Күрше Иске Кандал башлангыч мәктәбеннән соң, мәхдүм укуын Сембер шәһәре мәдрәсәсендә дәвам итә. 16 яше тулгач, егет, әтисе киңәше белән, Бохарага юл тота һәм биредә биш ел гарәп, фарсы телләрен, ислам гыйлемен үзләштерә.
Бер Бохара баеның гозерен үтәп, аның исеменнән хаҗ кылырга бара, ләкин кире әйләнеп кайтмый: Истанбулдагы Якуб Мостафа исемендәге университетның дин факультетына укырга керә, беркадәр вакыттан соң Каһирәдәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә, аннары Әл‑Әзһәр университетына күчеп, дини гыйлемен тирәнәйтә. Әйтергә кирәк, бу елларда әлеге уку йортында бер төркем татар яшьләре белем ала (М. Бигиев, З. Камали, Г. Лотфи, И. Камалов, Г. Баттал).
Каһирәдә студент Закирның тагын бер сыйфаты калку күренә. Егет, активлык күрсәтеп, 1900 елда чыга башлаган һәм колониализмга каршы көрәшне максат итеп куйган «Әл-Лива» («Байрак») газетасында актив языша, редакциясе белән якыннан аралаша. 1906 елда Россиядә ачлык башлангач, Закир ватандашларына ярдәм сорап берничә мәкалә бастыра. Каһирә мөселманнарыннан җыелган 4 мең сум иганә акчасын газета редакциясе Россиягә юллый.
МӨДӘРРИС ҺӘМ МӘГАРИФ ЭШЛЕКЛЕСЕ
12 ел дәвамында чит илләрдә белем туплаган Кадыйри туган иленә 1906 елда шәрык телләре, тарихы, әдәбияты һәм фәлсәфәсе буенча зур белгеч булып кайта. 27 яшьлек Закирны Риза Фәхретдин тәкъдиме белән «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөдәррис итеп куялар. Киң эрудицияле Кадыйри биредә ике уку елы дәвамында шәкертләргә гарәп теле, әдәбияты һәм фикъһе буенча лекцияләр укый. Публицистик эчтәлекле язмаларын Санкт-Петербургта 1906–1907 елларда Г.Р. Ибраһимов нәшер иткән «Әт-Тилмиз» («Укучы») журналына юллый, шулай ук Оренбург шәһәрендәге «Вакыт» газетасында һәм 1908 елдан чыга башлаган «Шура» журналында, Уфада басылган «Әл-Галәми әлИслами»да урнаштыра.
1909–1912 елларда Закир Каһирәдәге Әл‑Әзһәр университетында бергә укыган Зыя Камали Уфада оештырган «Галия» мәдрәсәсендә гарәп телен, Европа һәм ислам фәлсәфәсен, дин тарихын һәм мантыйк фәннәрен укыта. Шулай ук татар мәдрәсәләре өчен заманча дәреслекләр язу өлкәсендә зур хезмәт куя. 1911 елда дөнья күргән «Хәяте Мөхәммәд галәйhи әс-сәлам. Тарих исламнан» китабында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын тасвирлаудан, Коръәнне һәм хәдисләрне аңлатудан тыш, гарәп халкы, гарәп әдәбияты һәм фәне, дәүләт идарәсе, биредәге җәмгыятьнең исламгача тормыш-көнкүреше сурәтләнә. Гарәп теле укытудан тупланган тәҗрибәсе мөдәрриснең бүген дә методик яктан әһәмиятен югалтмаган «Гарәп нәхүе» («Гарәп теле синтаксисы», 1912) һәм «Гарәп сарыфы» («Гарәп теле морфологиясе», 1912) дип аталган уку әсбапларында чагылыш таба.
Закир Кадыйри (өченче рәттә, уңнан өченче) «Галия» мәдрәсәсе укытучылары һәм шәкертләре белән. Уфа ш., 1910–1911 нче уку елы.
1916 елда ул Уфада яңа гына ачылган һәм башлангыч кызлар мәктәпләре мөгаллимәләре әзерләячәк хатын-кызлар семинариясендә ислам дине тарихын укыта.
Закир Кадыйри татар мәгарифен камилләштерү юллары хакында уйлана. Аныңча, милли мәгариф Мәхкамәи шәргыя йогынтысыннан аерылган һәм дәүләт күзәтүеннән азат, татар телендә укыта торган һәм алдынгы Европа белем бирү кагыйдәләренә нигезләнгән, яңарышка йөз тоткан белем бирү системасы булырга тиеш. Аның бу өлкәдә абруйлы белгеч булуы I Бөтенроссия мөселман съездының (1917 елның 1–11 май көннәре) Закир Кадыйрига мәгариф буенча резолюция төзүне ышанып тапшыруында чагылыш таба.
ЯҢА ФИКЕРЛӘР ТАРАТУЧЫ
Закир Кадыйри уку әсбаплары язуны һәм дөньякүләм танылган фикер ияләренең китапларын тәрҗемә итүне укымышлы, хөр фикерле яшьләр тәрбияләү концепциясенең нигезе дип карый. Моны ул максатчан рәвештә татар җәмгыятенә яңа идеяләр тарату һәм мәктәпмәдрәсәләрдә укыту алымнарын камилләштерү аша башкарырга кирәк дип саный.
Кадыйри биш китаптан торган «Гаилә» сериясен эшли, аңа мөселман хатын-кызлары тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән тәрҗемә эшләре керә. Шушы серия кысаларында ул Франциядә белем алган Мисыр галиме Казыймбәк Әминнең ике китабын тәрҗемә итә. Галимнең «Хатын-кызны азат итү» китабы нигезендә хатын-кызларга ир‑атлар белән тигез хокуклар бирергә кирәк дигән өндәү ята. Бу авторның «Яңа хатын-кыз» хезмәтендә җенесләр арасындагы тигезсезлектә исламның катнашы, гаебе юк, дигән фикер уздырыла; китап кызларны яхшы белем алырга өнди.
Каһирәдә вакытта Кадыйри Европа иҗтимагый фикерен тирәнтен өйрәнә. Ул инглиз фәлсәфәчесе Герберт Спенсерның Англия һәм АКШтагы педагогик фикергә зур йогынты ясаган «Фәнни, әхлакый һәм физик тәрбия» исемле мәшһүр хезмәтен беркадәр кыскартып тәрҗемә итә. Шушы сериядә басылган 4 нче һәм 5 нче китапларны үзе яза: «Кызлар дөньясы» (1911) һәм «Хатын-кыз мәсьәләсе» (1915) дип атый. «Кызлар дөньясы»нда автор, Коръән һәм хәдисләргә таянып, хәзерге җәмгыятьтә хатынкызның тоткан урыны ислам тәгълиматында язылганга караганда күпкә кайтыш дип белдерә; белем һәм тәрбия, хатын-кызның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны турында фикерләре белән уртаклаша. Хатын-кызның хәлен яхшы якка үзгәртүне Закир Кадыйри сыйфатлы белем биреп, әхлак кагыйдәләрен төгәлләштереп һәм дөрес гаилә моделен төзеп тормышка ашырмакчы була.
«Хатын-кыз мәсьәләсе» китапчыгын автор 1915 елда Уфада халык университетының мөселман бүлеге әгъзалары үтенече буенча хатын‑ кыз эмансипациясе турында укыган лекцияләре нигезендә әзерли. Анда хатын-кызларга сайлау хокукы бирү, табиб, укытучы һәм башка һөнәрләр үзләштерү өчен яңа уку йортлары ачарга кирәклек хакында сүз алып барыла. Кадыйри тәрҗемә иткән тагын бер төркем хезмәтләр татарларга Коръәнне, хәдисләрне һәм, гомумән, ислам тәгълиматын яңача аңлатуны һәм милләттәшләрен яңарышка алып баруны максат итеп куя. Ул гади халык арасында киң таралган, мөселманлык – ритуалларны вакытында һәм дөрес үтәүдән гыйбарәт, дигән караш белән килешми, фикерен ислам дөньясында танылган гыйлем ияләре хезмәтләре ярдәмендә дәлилли.
Кадыйри 1910 елда мөселман дөньясының яңарыш идеологы Мөхәммәд Абдоның хәзерге цивилизациянең нигез баганаларын ихтыяр иреге һәм акыл иреге тәшкил итә дип белдергән хезмәтен «Гыйльме кәлям дәресләре» исемле уку әсбабы итеп бастыра. Әсбапка үзенең шәрех-аңлатмаларын да өсти. Шул рәвешле яшьләргә дин фәлсәфәсенә караган алдынгы фикерләрне җиткерергә омтыла.
Шушы ук елда Кадыйри шәкертләр өчен, төрек галиме З. Садыйкый һәм башка зыялыларның китапларын файдаланып, «Куәт һәм рух» исемле уку әсбабы язып бастыра. Анда да фәлсәфәчеләр һәм ислам галимнәренең тормыш-яшәешне аңлатуы урын таба. Автор ислам дине галимнәренең һәм дөньяви галимнәрнең карашларын (әйтик, Дарвинның Җирдә тереклек эволюциясе турындагы тәгълиматын) янәшә куеп, дин һәм фән позицияләрен ачыклый.
Тагын бер тәрҗемәсе – тарихчы Рафик бәк әл-Әзимнең «Тормыш һәм дин» исемле китабында исә сүз исламны заманча аңлау турында бара. Европа социалист, анархист, нигилистларының ислам турындагы фикерләрен мисалга китереп, Кадыйри мөселманнарның артта калу сәбәпләрен тарих күзлегеннән аңлатырга омтыла.
Тәрҗемә өчен Кадыйри татар дөньясына артык билгеле булмаган шәхесләрнең заманның актуаль мәсьәләләренә җавап эзләгән хезмәтләрен сайлый. Нәкъ менә шул мәсьәләләр ХХ гасыр башы татар җәмгыятен дә борчый, дулкынландыра. Әйтик, күренекле ислам фәлсәфәчесе Җәүһәрир Тәнтәвинең Кадыйри тәрҗемә иткән өч хезмәтендә исламның прогресска һәм европалашуга каршы килмәве, бер үк вакытта традицион кыйммәтләрне өйрәнү кирәклеге хакында сүз бара («Әт-тәҗел-мәсъриг» исемле трактат, «Низам вә ислам» (1911), «Ислам, галимнәр, фәкыйх вә ишаннар вә ганҗәләремез» (1908)). Аның фамилиядәше, Әл‑Әзһәр университеты галиме, 1840–1861 елларда Санкт-Петербург университетында эшләгән профессор Мөхәммәд әт-Тәнтәвинең гарәпчәдән тәрҗемә ителгән «Илле ике җәүһәр» хезмәте ислам мәдәниятенә багышланган. Шулай ук замандашы, гарәп фикер иясе Җөрҗи Зәйданның ислам дөньясында бик популяр булган «Ислам мәдәнияте тарихы» хезмәтен дә татар җәмәгатьчелеге игътибарына Кадыйри тәкъдим итә (Уфа, 1913). Аерып алып, аның русча тәрҗемәсендә хаталар булганлыкны, мөселманнарга карата ялган гаепләүләр килеп чыкканны күрсәтеп уза.
Кадыйриның тирән белеменә таянып эшләгән тәрҗемәләре ХХ гасыр башы татар мәгърифәтчеләренең халыкка алдынгы фикерләр һәм белемнәр тарату омтылышына тәңгәл була. Шушы юл белән зыялылар татар милләтенең иҗтимагый аңына тәэсир итәргә һәм заманча белемле яңа шәхес тәрбияләргә тели. ХХ гасыр башының милли-мәдәни күтәрелеше аларның бу күзаллаулары дөрес булганлыкны күрсәтә.
МӨХӘРРИР ҺӘМ СӘЯСӘТЧЕ
Утыз меңнән артык мөселман яшәгән губерна шәһәрендә татарча басма булмау үзен нык сиздерә. Шушы хакта уйланып, 1912 елда Кадыйри хакимияткә Уфада газета бастырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итеп карый. Ләкин Россиягә кайтканнан бирле полиция күзәтүе шартларында яшәгән шәхескә хакимият уңай җавап бирми.
1913 елда Томск шәһәрендә нәшер ителгән «Сибирия» газетасы редакторы Мөхәммәтвәгыйзь Нәүрүзов белән Уфа каласы җәмәгать эшлеклеләре арасында бу матбугат чарасын яңа урынга күчерү турында сөйләшү була. Килешенгәнчә, рөхсәт алгач, газета «Тормыш» исеме белән Нәүрүзов редакторлыгында атнага өч тапкыр басыла башлый. 1914 елның көзендә газета Стәрлетамак шәһәре сәүдәгәре Гыйбадулла Госманов кулына күчә, 5 октябрь саныннан «Тормыш»ны Закир Кадыйри нәшер итә башлый. Зур форматтагы газета атнага алты тапкыр басыла, озак та үтми, «Вакыт» һәм «Кояш» кебек бик популяр матбугат органына әверелә.
Яңа редактор газетаның төп девизы итеп алдынгы «мәдәни милләт» төзүне куя. Шул ук вакытта матбугат чарасының элекке программасы белән дә дәвамлылык саклана: газета битләрендә яңа кануннар, социаль һәм сәяси яңалыклар, әдәбият, икътисад, әхлак темалары, ил халыкларының тормыш-көнкүреше, хатын‑ кыз мәсьәләсе, Россиядәге, дөньядагы һәм мөселман илләрендәге яңалыклар, Мәхкамәи шәргыя һәм земство хәбәрләре, авыл тормышы, мәктәп һәм мәдрәсәләр, мөгаллимнәр һ.б. темалар күтәрелә. 1914 елның июль аенда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, басмада фронт хәлләре, халыкның тормышы начараюы, иганәчелекне арттыру кирәклеге турында һ.б. яңа темалар пәйда була.
Газетада татар җәмгыятендә әле борынлый гына башлаган, рус дөньясында зур бәхәсләр уяткан мәдәни күренешләр дә фикерләшүбәхәсләшү предметына әйләнә. Мөхәррир үзе милләт төзелешен, динне һәм иҗтимагый тормышны үзәккә куеп яза. Шул рәвешле «Тормыш» газетасы Кадыйрины сәясәтчегә әверелдерә.
IV Дәүләт Думасында мөселман фракциясен тәшкил иткән 6 депутатның өчесе Уфа губернасыннан сайланган була. «Тормыш» битләрендә аларның чыгышлары һәм Дума эшчәнлеге даими яктыртылып килә. 1915 елда депутатлар фракциясе вәкилләре, хөкүмәткә теләктәшлек күрсәтеп, Прогрессив блокка берләшә. 1916 елның февралендә, мөселман фракциясе җитәкчесе Котлымөхәммәд Тәфкилев тәкъдиме белән, Прогрессив блокка мөселманнарның мөнәсәбәтен ачыклар өчен киңәшмә оештырыла. Бу киңәшмәдә Закир Кадыйри да катнаша, анда мөселман фракциясе каршында бюро оештыру турында һәм элекке «Иттифак әл-мөслимин» партиясенең программасы фракциянең сәяси платформасы булырга тиеш, дигән карар кабул ителә.
Кадыйри 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң «Тормыш»та «Мәмләкәт идарәсе рәвешләре» исемле публицистик хезмәтен бастыра, бүгенге Россия өчен иң кулай идарә формасы – федератив республика дигән нәтиҗә ясый.
1917 елның 22 ноябрендә Уфада Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының парламенты – Милләт мәҗлесе ачыла. 1918 елның гыйнвар аенда Милләт мәҗлесе башкарма органы – Милли идарә һәм аның дин, мәгариф һәм финанс нәзарәтләре оеша. Мәгариф нәзарәтенә сайланган Закир Кадыйри, «Тормыш»та редакторлык вазыйфасын калдырып, оештыру эшләренә чума. Ләкин 1918 елның апрелендә большевиклар Милләт мәҗлесен һәм Милли идарәне тарката. Аның әгъзалары Кызыл Яр шәһәренә качып китәргә мәҗбүр була.
КАДЫЙРИНЫҢ ЭМИГРАЦИЯДӘГЕ ТОРМЫШЫ
1917 елда 39 яшьлек Закир Кадыйри һәм 16 яшьлек татар шагыйрәсе Сания Гыйффәт гаилә кора. Чистай шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туган Сания Хәбирҗан кызы 12 яшеннән шигырьләр яза, мөгаллимә булып эшли. «Тормыш»та актив языша. Озак та үтми, яшь гаиләдә бер‑бер артлы кызлары – Азад һәм Ләлә туа.
Себердә совет хакимияте урнашкач, Закир Кадыйри гаиләсе белән Кытайга барып сыена, күченә-күченә Күлҗә, Пекин, Хайлар шәһәрләрендә яши. Хайларда хатынын башлангыч мәктәптә укытырга калдырып, үзе 1922 елда Төркия Республикасына бара, дәүләттә Ататөрек башлаган үзгәрешләр белән таныша. 1925 елда аның дусты Хәмдуллах Сөбхи Төркиянең мәгариф министры итеп билгеләнә. Ул Кадыйрины Истанбулда Төрки дөньяны өйрәнү институты төзергә чакыра. Кадыйри Мәгариф министрлыгы каршындагы Тәрҗемә комиссиясендә эшли башлый. Комиссия ябылгач, Истанбулдагы Сөләймания мәчете китапханәсенә өлкән китапханәче булып урнаша.
1930 елда булачак Тарих җәмгыятенең 16 кеше (шул исәптән Закир Кадыйри) катнашында Үзәк комитеты җыела. 1932 елда Төркиянең беренче Тарих конгрессы утырышы була. Анда иң мөһим максат итеп Төркия тарихын өйрәнү бурычы куела. Тарих җәмгыятендә Кадыйрига рецензент вазыйфасы йөкләнә. Турысын әйтергә яраткан Кадыйри, «Төрек тарихының төп юнәлешләре» исемле дәреслек кулъязмасына биргән кискен тәнкыйтьтән соң, республика җитәкчелегенең ышанычын югалта, чөнки ул текстның авторы Төркия Президенты Ататөрек булып чыга. Эшсез калгач, рус һәм Көнчыгыш телләрендә язылган фәнни хезмәтләрне төрекчәгә тәрҗемә итү белән шөгыльләнеп көн күрә.
1934 елгы Төркия гражданына яңа фамилия алу мәҗбүрилеге турындагы канунга буйсынып, Кадыйри үзенә Уган тәхәллүсен ала. Рифкать Әхмәтьянов аңлатуынча, борынгы төрки телдә Уган «кодрәтле һәм түземле булу» дигәнне аңлата.
1936 елда Закир Кадыйрины Финляндиядә яшәүче татарлар үзләренә чакыра. Биредә Кадыйри беркадәр вакыт Хельсинки университетының Көнчыгыш телләр факультетында эшли, «Татарлар һәм төрекләр тарихы дәресләре» исемле китап яза. Галим шәһәр татар җәмгыяте тормышында актив катнаша. Хатыны Сания Гыйффәт балалар укыта. Ләкин 1939 елда совет‑фин сугышы башлангач, Кадыйри гаиләсе белән кабат Төркиягә күченә.
Закир Кадыйри (икенче рәттә, уртада) һәм Сания Гыйффәт укучылар белән.
Финляндия, Терийокки ш.,1936 ел
Бик кызганыч, Төркиядә Кадыйрига гыйльми дәрәҗәсе туры килә торган эш табылмый, ул мәктәпкә укытучы булып та урнаша алмый. Аның фәнни потенциалы С.Максуди, Й.Акчура, Ә.Нигьмәт Курат, А.Инан, З.Вәлиди, Г.Баттал-Таймас дәрәҗәсендә Төркиянең социаль һәм мәдәни үсешендә зур роль уйнамый. Ул төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте, теле, этнографиясе, этник үзенчәлекләренә караган хезмәтләр яза, аларны журналларда бастыра. Әмма аңа фән белән тирәнтен шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр-юллар ябылган була. Кадыйри нигездә дөньякүләм танылган галимнәрнең хезмәтләрен гарәп, фарсы һәм рус телләреннән тәрҗемә итеп, яңа белемнәрне һәм фикерләрне дөньяви булып килүче төрек җәмгыятенә җиткерүдә нәтиҗәле эшли. Алар арасында иң мәшһүре – Ибне Халдунның өч томлык «Зур тарихы»на язылган «Мөкаддимә»се.
Кадыйриларның олы кызлары Азад күренекле төрек тарихчысы, милләттәшебез Әхмәт Тимергә кияүгә чыга. Кадыйри, кияве белән хезмәттәшлек итеп, урта гасыр галиме әт-Табәринең биш томлык «Халыклар һәм хакимнәр тарихы» исемле хезмәтен төрекчә әзерли. Шулай ук русчадан А.Крымскийның өч томлык «Гарәп әдәбияты тарихы»н тәрҗемә кыла.
Закир Кадыйри 1954 елның 22 октябрендә Әнкарада вафат була. Күренекле фикер иясе, дин белгече, гарәп телчесе, мөгаллим, тәрҗемәче, тарихчы, журналист-милләтпәрвәр Закир Кадыйри исеме татар дөньясына ХХ–ХХI гасырлар чигендә әйләнеп кайта. Төркиядә аны нигездә тәрҗемәче буларак беләләр.
Автор: Илдус Заһидуллин
Добавить комментарий