Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Көн саен юл һәлакәте...

Көн саен юл һәлакәте...

Яңа ел башыннан Татарстан юлларында 14 кеше һәлак булган. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 очракка күбрәк. Тагын 82 кеше яраланган. Бүген иртәнге якта гына да Казанда 13 яшьлек кызны бәрдергәннәр.

15 января 2025

-Җәяүлеләр кичүендә сулга борылганда Kia автомашинасы 13 яшьлек кызга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, үсмер бала имгәнгән һәм аны ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киттеләр,- дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт автоинспекциясендә.
Кыз бала белән барысы да әйбәт булыр дип өметләнәбез. Дәүләт инспекторлары кат-кат кисәтә: кышкы юллар бик зур игътибар таләп итә. Бигрәк тә быелгы елны: төнлә катыра, көндез җепшетә. Тизлекне, дистанцияне саклап йөрергә кирәк. Бик оста машина йөртүчеләр дә контрольне югалтырга мөмкин.

Юлларда исән-имин йөрик, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера