
Каюм Насыйри исеме мәңгелек!
14 февраль көнне күренекле галим-энциклопедист, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган көнен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Казандагы Каюм Насыйри музее кунакларга бушлай программа тәкъдим итә: (14 февраль)
13 февраля 2025
-9:30–10:30. Яңа Татар зиратында К.Насыйри каберенә бару. Җыелу урыны: К.Насыйри музее.
-11:10–11:30. Каюм Насыйри исемендәге көмеш тәңкә презентациясе. РФнең ТР буенча Милли банкы тарафыннан Каюм Насыйриның 200-еллыгы уңаеннан әзерләнгән тәңкәне күрсәтәчәк.
-11:40-11:50. Каюм Насыйриның 70 артык аш-су рецептын туплаган «Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Әтгима» китабы күргәзмә презентациясе.
-12:20–13:30. “Каюм Насыйриның дини эшчәнлеге” темасына Айдар Хәйретдинов лекциясе.
-13:30–14:20. Кунаклар өчен музейның төп экспозициясе буенча экскурсия.Шулай ук ел дәверендә музейда тематик күргәзмәләр һәм чаралар эшләп киләчәк.
Добавить комментарий