Корбан ашы – күркәм гадәт!
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Кәефләр яхшымы?
21 июня 2024
Соңгы елларда матур гадәт барлыкка килде – Корбан гаетеннән соң күмәк ашлар уза. Апас районы Олы Бакырчы авылында да күркәм итеп корбан ашы уздырганнар.
-Ел саен бөтен авылдашларны җыеп, Шәүкәт Галиев исемендәге Олы Бакырчы төп белем бирү мәктәбенең ашханәсендә бик зурлап мәҗлес үткәрәбез,- диде авылның имамы Шәүкәт Гәйнетдинов. – Ир-атлар, хатын-кызларны бергә чакырабыз, бары тик аерым өстәлләргә утыртабыз. Корбан ашына иганәчеләребез бик булыша. Аллага шөкер, авылыбыз иманлы, җомга намазына егермедән артык кеше җыела. Мәчеткә яңа килгән һәр кешегә сөенәм. “Тагын кил”,- дип озатып калам. Яшьләр дә безнең сафка кушылды, монысы тагын да куанычлы.
Олы Бакырчыда узган корбан ашына Казанның Рамазан мәчете имам хатыйбы Солтан хәзрәт Морадинов да кайткан. Шулай ук район җитәкчеләре, Апасның мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, башка мәртәбәле кунаклар да катнашкан.
Добавить комментарий