
Корбан гаетебез мөбәрәк булсын, дуслар!
Әйе, бүген Татарстанның һәр мәчетендә бәйрәм намазы укылды, вәгазьләр сөйләнде. Һәм, әлбәттә, һәр өйдә таба исе чыкты...
16 июня 2024
Һәр төбәкнең үзенә генә хас ризыгы була. Яшел Үзәндә ул кабартма. Кадерле кунак киләме, мәҗлес узамы, хатын-кызлар тизрәк камыр куя. Олы Ачасыр авылында яшәүче Кадрия Гарәфетдинова да якыннарын бик еш кабартма белән сыйлый. Мәҗлес үткәргәндә дә аңа эндәшәләр.
-Кабартма камырының бөтен сере: сөтне җылытам, ә йомырканың агын салмыйм, камырны катыра ул, - диде Кадрия апа. – Аннан соң озак иттереп басам. Камыр кулга ябышмаслык булгач, җылы урынга кабартырга куям. Яхшы чүпрә бер сәгатьтә камырны кабарта. Кабартмаларны ясагач табада ун-унбиш минут тотам, аннан соң гына мичкә куям.
Мамык кебек йомшак, күпереп торган кабартмалардан без дә авыз иттек. Тәме.. Нәкъ балачактагы: әчкелтем дә, шул ук вакытта татлы да...
Кадрия Гарәфетдиновадан кабартма рецепты:
1. Сөт – ярты литр
2. Йомырка – 3 данә
3. Шикәр комы – 100 гр
4. Сары май – 150 гр
5. Майонез – 1 аш кашыгы
6. Он – 4-5 стакан
7. Юеш чүпрә – 50 гр
8. Тоз – тәменчә
Добавить комментарий