Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кышкы уеннарга рәхим итегез!

Кышкы уеннарга рәхим итегез!

24 февральдә Казанның Горки-Әмәт урманында “Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел” исемле фестивале узачак.

16 февраля 2024

- Фестивальнең төп бурычлары – казанлылар һәм башкала кунакларын кышкы спорт төрләренә (чаңгы һәм биатлон) җәлеп итү. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру аша балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау,- ди Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина. – Фестивальнең инде кечкенә генә тарихы бар, ул ике ел рәттән Болгарда үткәрелсә, быел аны Казанга күчерергә карар кылынды.

Ярышларда өлкәннәр һәм балалар, тәҗрибәле спортчылар һәм яшь атлетлар, шулай ук гаилә командалары катнаша алачак. Катнашучыларга үзләре белән берни дә алып килергә кирәкми. Барысын да оештыручылар үзләре тәэмин итәчәкбез, дип ышандыралар. «Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел» фестивалендә барлыгы 16 номинация буенча ярышлар булачак. Тамашачылар өчен гаилә белән ял итү зонасы оештырылачак.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: