
Кышын да чишмә юлында!
Әлеге фото, видеоларны редакциябезнең дуслары – Васыйл, Мәрзия Юнысовлар җибәрде.
28 февраля 2024
Үзләре яшәгән Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында аларны бик актив, җырлы-моңлы гаилә дип беләләр. Шушы көннәрдә Юнысовлар уллары Фирдүс, кызлары Фирүзә, оныклары белән “Уракчы кизләве”нә барган. Чишмә юлларын, түбәне кардан чистартып, файдалы ял иткәннәр. Соңыннан исә бергәләп чәй эчкәннәр. -Бу чишмәнең суы бик шифалы,- ди Мәрзия Юнысова. – Халык шуннан ел әйләнәсе су эчә. Кышын шулай еш кына авылдашлар белән бергәләп кар чистартабыз, үзебезгә бер бәйрәм ясыйбыз. “Уракчы кизләве” бик борынгы, аның үзенчәлекле тарихы бар. Безнең әби-бабайлар да аңа зур хөрмәт белән караган.
Добавить комментарий