Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кызынырга ярый, әмма су коенмаска!

Кызынырга ярый, әмма су коенмаска!

Рәсми рәвештә Татарстанда коену сезоны 31 августта ябылды. Ләкин сентябрь җәй кебек эссе булганга, казанлылар янә елга буйларында ял итә. Тик...

10 сентября 2024

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су температурасы хәзерге вакытта куркынычсызлык таләпләренә туры килми, дип кисәтә. Суның җылылыгы 12-13 градус тирәсе генә, ә бу кеше сәламәтлеге өчен куркыныч. Ә менә кызынырга бик мөмкин. Атна азагына кадәр шундый җәйге һава тырышы сакланачак. Сүз уңаеннан, Казанда җәй буена барлыгы биш җиһазландырылган пляж эшләде. Коткаручылар иртәдән кичкә кадәр кизү торды. Шуның нәтиҗәсендә 13 кешенең гомерен саклап калганнар, шул исәптән 5 баланыкын. Ә беренче ярдәм муниципаль пляжларда ял итүче 136 кешегә күрсәтелгән. Әмма ни кызганыч, барыбер фаҗигале очраклар да булган: сезон эчендә 9 кеше батып үлгән.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера