Лаеклы ялда спортка килү!
Бүген иң хөрмәтле, иң зирәк, иң яраткан кешеләребез – өлкәннәребезнең бәйрәме.
01 октября 2024
Кадерлеләребез, котлыйбыз Сезне! Саулык, сөенечле гомерләр телибез.
Даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүчеләр, Россия буенча бер ел эчендә миллионга арткан “Демография” милли проектының актив озак яшәү программалары нәтиҗәсендә 6,7 миллионнан артык өлкән яшьтәге ватандашыбыз спорт белән шөгыльләнә икән. Шул исәптән Казан да калышмый.
Башкалабызда 2016 елдан бирле “Яшәү яме” проекты эшләп килә. Казанның 33 китапханәсе һәм 7 паркында урнашкан клубларында, лаеклы ялдагы кешеләр бушлай дәресләргә йөри ала. Биредә һәр кеше үзен кызыксындырган юнәлешне сайлый ала: вокалдан башлап, төрле биюләр, театр түгәрәге, сынлы сәнгать, скандинавия йөреше, фитнес, йөгерү һәм башкалар. Үзләренең эшләрен, сәләтләрен алар төрле гомумшәһәр чараларда күрсәтәләр. Әлмәт, Алабуга, Чаллы, Арча кебек шәһәрләрдә дә абый-апалар өчен мондый мөмкинлекләр бар.
Казанның Крылья Советы паркында исә ике клуб эшли. Скандинавия таякларында йөрүчеләр 130 лап кеше икән, ә “Мотор” йөгерүчеләр клубында атлмышлап кеше. Соңгысында мөгаен иң чыдам, иң активлар кешеләр генәдер. Яңгыр, кар, утыз градус салкын димиләр, атна саен билгеләнгән вакытка килеп, ике (кайчакта өч-дүрт, ун да була) чакрымны йөгерәләр.
Добавить комментарий