
Ләис Зөлкарнәй: “Идегәй” дастаны – өстәл китабым...”
Гел күз уңында булган шәхесләр бар. Аларны һәркем таный, иҗатлары, тормышларыннан хәбәрдар.
21 мая 2024
Ә бар ерак йолдыз кебек серлеләре. Ләис Зөлкарнәй, мөгаен, соңгысына керәдер. Фикер сөреше, иҗаты, яшәү рәвеше – ул бөтенләй үзгә... Күптән түгел генә шагыйрь мәртәбәле дәүләт бүләгенә ия булды – Тукай премиясен алды. Бүген ул редакциябез кунагы.
-Ләис абый, туган ягыгыз Башкортстан белән элемтә бармы?
-Һәр җәй саен Яңа Саскүлгә кайтып килергә тырышам. Ни кызганыч, анда инде әти-әни көтеп тормый хәзер. Туган якка кайту үзе бер тарих. З50 чакрым ара узгач, оеган аякларны язарга дип, Сарлы авылы белән ике арадагы Салкын чишмәгә туктыйбыз. Анда яшьтәш имәнем үсә. Ул мине көтү көткән малай чагымнан ук белә. Кочаклашып күрешү белән чатыр да корып тормыйча күләгәнең куе яшел паласына чалкан ятам. Нугай тауның борынгы кодрәте аркама сырпалана. Сөләйман улым учак ягып җибәрә. Сихәтләнеп уянуыма Мәрйәм кызым чәй өлгертә. Әниләренә ияреп, мәтрүшкә, чабыр үләннәре җыеп килергә өлгергән Йосыф белән Дауыд улларым мине чәй табынына кыстый башлый...
Тормышта үкенечләр булдымы? Булса нинди?
-Иҗатым белән аз гына да таныш укучыларым минем хакта далада туып- үскәндер, язгы кар сулары белән чайкап юган тула паласларын далага җәеп, сары-кызыл лалә чәчәкләре серкәсенә кытыкланып төчкерә-төчкерә мәтәлчек аткандыр, дип уйлыйлардыр. Ә минем исә даланы күргәнем дә юк...
Тагын бер зур үкенечем бар...
Әңгәмә тулысынча монда.
Добавить комментарий