
Ләис Зөлкарнәй: “Тукай премиясен миңа бирерләр дип өметләнмим...”
ТР Язучылар берлеге 2024 елга Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәйне дә кертте.
15 февраля 2024
Фикер сөреше, иҗаты, яшәү рәвеше – ул күпләр өчен серле булып кала бирә. Зыялы шагыйрь, талантлы каләм иясе бүген кайда, ниләр белән мәшгуль соң?
-Мин югалмадым, эш белән иҗатны да алып барам. Гаиләм дип яшим, җәмәгатем белән дүрт бала үстерәбез.
Соңгы айларда баштанаяк яңа китабымны язып төгәлләү һәм аны нәшрияткә әзерләү мәшәкатьләренә чумган идем. Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә керүемне тыныч кабул иттем. Тик дөресен генә әйткәндә, бу зур исемне миңа бирерләр дип өметләнмим...
Добавить комментарий