Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәктәп тә, кибет тә юк, ә музей бар!

Мәктәп тә, кибет тә юк, ә музей бар!

Биектау районы Торнаяз авылында бер генә социаль объект та юк. Аның каравы, музей бар. Дөрес, әле рәсми статус алмаган. Ләкин ул кайбер чын музейларны да уздыра. Эш шунда ки, 2011 елда Торнаязга бик зыялы гаилә

18 марта 2024

 – Сәйбатталовлар күченеп кайта. Гаилә башлыгы Хәйдәр Гозәер улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, рәссам, ә аның җәмәгате Ифира ханым - берничә тел белгән укытучы. -Җәмәгатем, 2018 елда 95 яшендә вафат булды,- ди Ифира ханым.

– Үләренә бер атна калганда да әле рәсем ясады. Бер-беребезне аңлап, бик бәхетле яшәдек. Әнә шул рәхәттә узган елларга рәхмәт йөзеннән, Хәйдәрнең исемен мәңгеләштерергә ниятләдем. Узган ел үзебезнең йортта музей ачтык. Монда иремнең шәхси әйберләре, дистәләгән картиналары, барысын да җыйдым. Хәйдәрнең исеме югалырга тиеш түгел, чын талант иде. Ул ясаган портретлар Санкт- Петербург, Мәскәүнең зур музейларында саклана.

Хөрмәтле дуслар, Сәйбатталовлар турында матур язманы журналыбызның март саныннан укый аласыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: