
“Мал суярга йөрибез...”
Һәр фасылның үз эше, үз мәшәкате. Гадәттә, декабрьдә олы малны чала халык. Элек көннәр суытканны көтә идек, хәзер исә һәр йортта диярлек суыткычлар бар. Һава торышына бәйлелек бетте. Ләкин барыбер өйрәнелгән гадәт буенча, халык бу эшне Яңа елга кадәр башкарырга тырыша.
25 декабря 2024
Яңа Чишмә районының Акбүре авылында Рәмис Шәйдуллин берничә елдан бирле авылда, хәтта чит районнарда да мал суеп йөри икән:-Хәзер күп районнарда мал суярга бригада чакыралар. Авылның өч ир-аты белән без дә шулай йөрибез. Сезон вакытында, ягъни кышын көненә алтышар мал суела. Җәй айларында, әлбәттә, аның кадәр булмый.
Гадәттә, бер терлекне сәгать тә 15 минут эчендә эшкәртәбез. Мал суюның иң төп сере – хайванны куркытмаска кирәк. Янына кергәндә, тыныч кына, аркасыннан сыйпап, арканлап аласың да, алып чыгасың. Әлбәттә инде, пычак үткен булырга тиеш. Малны газапламыйча, тиз генә чалырга кирәк. Әнә шуларны үтәсәң, терлекнең ите тәмле була.
Бәягә килгәндә, авылдашларга хайваннарын 3 мең сумга суеп бирәбез. Ә чит районнарга барганда (якын-тирә районнарга да йөрибез) 3 мең 500 сум акча алабыз. Юл хакы да бар бит...
Добавить комментарий