Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Марттан бирле кыяр ашыйбыз!”

“Марттан бирле кыяр ашыйбыз!”

Балык Бистәсе Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче нәниләр марттан бирле үзләре үстергән кыярны ашый. Узган ел да шулай утырткан булганнар.

24 апреля 2024

–Бүген өч кыяр өздек, аны әбәд ашаганда балаларга турап бирәбез, көтеп торалар бит,- диде “Күбәләк” төркеменең кече тәрбиячесе Ләйсән Бәдретдинова. – Безнең төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләнә. Кыярга суны үзләре сибәләр. Карап торып үстерәләр.
Кыярларны 2 февральдә утыртканнар: “Апрельский” һәм “Кураж” сортлары. Беренче кыярлар мартның 18 дә өлгергән. Шуннан бирле көн саен бер, ике кыяр өзәләр.


-Аннан бигрәк балалар өчен тәҗрибә бу,- диде Ләйсән. – Кыяр үскәнен дүрт күз белән көтәләр. Чын хезмәт тәрбиясе бу. Тиздән бу кыяр үсентеләрен чиләге белән бакчаның ишегалдына чыгарачакбыз. Ни өчен дигәндә, тәрәзә төбендә кояшта аларның яфраклары саргая, ә ачык һавада ул әле җәйгә кадәр кыяр бирәчәк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: