Мәскәү базары яңара!
Хәерле көн, дуслар. Озын эш атнасын башладык (шимбә дә эш көне дип игълан ителде). Көн яңгырлы булса да, күңелегездә кояш булсын.
28 октября 2024
Кичә журналистыбыз Казанның Мәскәү базарына булды. Инде билгеле булганча, биредә реконструкция эшләре бара. Базар, якын киләчәктә сәүдә үзәге генә түгел, ял итү урыны да булачак. Төзекләндерү эшләре бер ел элек башланды.
-Яңа елга лабазны ачарга җыеналар,- диде – базарда тәм-томнар сатучы Вера ханым Яруллина. – Без элек тә урамда сату иттек, моннан соң да анда кермиячәкбез. Безнең кебек сәүдәгәрләргә урамда 200 урын җиһазландырылачак. Анысы язга булыр дип ышандыралар. Күргәнегезчә, ул җирдә әле һаман эш бара.
P.S. “Яшьлек” метро станциясе белән базар арасында амфитеатрлы сквер ясалачак, анда төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрергә яисә ял итәргә мөмкин булачак. Биредә балалар мәйданчыгы һәм җәмәгать бакчасы, фудтрак зонасы да барлыкка киләчәк.
Добавить комментарий