Матур хатыннар харап итә...
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бүген бик кызык сорауга җавап бирде.
04 октября 2024
-Җәлил хәзрәт, Сез егетләргә матур кызларга өйләнмәскә киңәш итәсез. Ни өчен шулай?
-Өйләнсеннәр, тик матурлыкка гына карау дөрес түгел. Бер мисал китерәм. Локман Хәкимнең ике хатыны булган. Берсенең күзе, икенчесенең аягы зәгыйфь икән.
-Син акыл иясе, ни өчен шундый кимчелекле хатыннар алдың?- дигәннәр.
-Хатын-кыз ирдән күркәмлектә, байлыкта, нәселдә кимрәк, тәкъвалыкта артыграк булса хәерле. Күп вакыт чибәр хатын иргә түгел, ир аңа хезмәт итә, ир хатын колына әйләнә,- дигән. Тарихка күз салсак та, дөньяны тетрәткән падишаһлар чибәр хатыннары аркасында харап булган.
Дин әһелләребез шулай дип әйткән: “Әгәр хатынны матурлыкка карап сайласаң, аның гүзәллеге белән, дәрәҗәсенә карап сайласаң, тоткан урыны белән, байлыгына карап сайласаң, милке белән кимсетелерсең”.
Добавить комментарий