![«Мисс Татарстан 2024» титулын Чаллыдан Эвелина Габитова яулады](https://protatarstan.ru/images/uploads/news/2024/1/29/6b8876a019a6fa3ac662599d0c3f7e74.jpeg)
«Мисс Татарстан 2024» титулын Чаллыдан Эвелина Габитова яулады
«Мисс Татарстан 2024» титулын Чаллыдан Эвелина Габитова алды. 26 нчы республика матурлык бәйгесенең финалы кичә Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
29 января 2024
Шулай ук «Мисс Казан» билгеләнде – ул республика башкаласыннан Александра Кочергина. Татарстанның беренче һәм икенче вице-мисс гүзәлләре дә билгеләнде – титулны Казаннан ике туташ: Альберта Абдрахманова һәм София Рябцова яулады.
Исегезгә төшерәбез, узган ел оештырылган юбилей бәйгесе — 25 нче «Мисс Татарстан» конкурсында республиканың төп гүзәле таҗын Казаннан Ралина Пронина алган иде.
Добавить комментарий