Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«МИССИЯМ – ТАТАР МУЗЫКАСЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ»

«МИССИЯМ – ТАТАР МУЗЫКАСЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ»

Сер түгел: без, татарлар, күбрәк үз казаныбызда кайныйбыз. Шуның өчен дә руслар, башка милләтләр безнең язучы, җырчыларның кайберләрен генә белә. Ә менә Миләүшә Тәминдарова исеме һәркемгә таныш. Белемле, кыю, хор белән генә түгел, хәтта армия белән идарә итәрдәй көч‐куәт бар аңарда. Үзе белән очрашкач, моңа янә бер кат инандык.

03 июля 2024

Татарстан дәүләт камера хоры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, быелгы Тукай премиясе лауреаты Миләүшә Әмир кызы Тәминдарова бүген – редакциябез кунагы.

- Миләүшә ханым, сез зыялы мохиттә, педагоглар гаиләсендә үскәнсез. Кайсына күбрәк игътибар бирелде: әдәбияткамы, әллә инде музыка сәнгатенәме?

– Алай аерып карау булмады. Әнием – филолог, ТРның атказанган укытучысы иде. Күп еллар Казанның 80 нче мәктәбендә белем бирде. Совет чорында ук укучыларга эстетика дәресләре укытты. Мин кечкенә чагымда ук Гёте, Боттичеллиның кем икәнен белеп үстем. Әни Яңарыш чоры турында бик яратып сөйли иде. Шул рәвешле авыр гаиләләрдә үскән күпме баланың фикер сөрешен, аңын үстерде. Әни чын мәгънәсендә гаҗәп кеше иде, бик матур тавышлы да. Мәсәлән, Лермонтов иҗатына багышланган дәрестә «Ак җилкән» шигырен көйгә салып сөйләгән. Әтиемнең әтисе дә бик матур җырлаган. Аның сеңлесе Рәшидә Тәминдарова танылган җырчы, опера һәм балет театры солисты булган. Ә аның җәмәгате Сәид Булатов театр училищесы директоры һәм Камал театрында режиссёр булып эшләгән. Кыскасы, бала чактан ук җыр сәнгате, әдәбият белән тыгыз бәйләнештә үстем. Шуның өчен дә барлык баскычларны уздым: музыка мәктәбе, училище, консерватория... Стажировканы профессор Семен Казачков классында үттем. Аннан соң мөгаллимлек эшчәнлегем башланды…

– Хор жанры татарлар өчен яңарак дисәм дә була. Һәрхәлдә, сез җитәкләгән Татарстан дәүләт камера хоры оешканчы, аңа игътибар юк иде кебек. Әллә мин ялгышаммы? Бүген бит сезнең хор иң мәртәбәле чараларда чыгыш ясый...

– Хорны татарлар үзләренең сәнгате дип санамый, һәм моңа аптырыйсы түгел. Татарларда җырчы гел үзе генә чыгыш ясаган. Хор сәнгате исә элек-электән күбрәк чиркәүгә бәйле саналган. Баштарак шактый тәнкыйть сүзләре ишеттем: «Бу татарча түгел», – дип тә әйтәләр иде.

Татарстан дәүләт камера хоры 2007 елда оешты. Яшермим: баштагы концертларга халыкны залга көчләп диярлек алып керә идек. Апам Әлфия бөтен туганнарны, танышларны өндәп чыга иде. Алар исә аклана: «Гафу ит, килә алмыйм, тегендә, монда барасым бар», – диләр... Һәм моңа беренче чиратта үзем гаепле дип саныйм.

– Ни өчен гаепле? Башта тамашачыга нәрсә кирәген аңламадыгызмы?

– Татарстан дәүләт камера хорын җитәкләгәнче, Казан хор мәктәбендә җырладым. Аннан соң Н. Җиһанов исемендәге консерватория каршында опера студиясе ачтым. Һәм үзем дә сизмәстән дәүләт хорын да шул юнәлештә алып киттем. Ә бу зур ялгышлык. Бала үскәч, ата-анасыннан мөстәкыйль, үзенчә яшәргә тиеш бит. Монда да шулай. Хормейстер ул сәнгатьнең аерым төре. Кулына уен коралы алгач, кеше уйный, ә хормейстер композитор язганны фәкать ишарәләр белән аңлата. Бу бик абстракт әйбер. Син аны ике кул белән дә, бер кул белән дә күрсәтә аласың. Шул ук вакытта бу үтә җаваплы эш: җырчылар нинди көй чыгара, авызын ничек ача, гәүдәсен ничек тота – барысы да синнән тора. Без, хормейстерлар өчен, музыка училищесында укытучы ничек әйтте, шулай булырга тиеш. Ә бу очракта сиңа ничек үз кыйблаңны, өслүбеңне табарга соң? Нинди дәрәҗәле хорларда эшләсәм дә, алар җәмгыятьнең заманча таләпләренә туры килми, дип таптым. Менә шуннан
соң үз юнәлешемне булдырырга кирәклеген аңладым. Холкым шундый: тамашачының мәхәббәтен, игътибарын тулысынча яулыйсым килә. Сәхнәдә барысы да «Афәрин!» дип кычкырмаса, күңелем булмый. Алга шул максатны куйдым: без җырлаганда тамашачы еларга, уйланырга тиеш, җырларыбыз каз тәне чыгарырлык тәэсирле булсын. Әгәр болар юк икән, димәк, концерт уңышлы үтмәгән.

Концертларыбызда бөтен кешегә сәхнәгә чыгып җырларга һәм биергә мөмкинлек бирәм. Бер генә концертта да халык тик утырмый: тормасалар, урындыкларыннан үзем тартып чыгарам. Еш кына мәктәпләрдә дә чыгыш ясыйбыз. Укучыларны алдан кисәтеп куям: «Балалар, әгәр читтә оялып кына утырсагыз, өегезгә кайткач үкенәчәксез. Мин үзем гомерем буе эшләгән өчен түгел, эшләмәгән өчен үкендем. Оялуыгызны менә монда, хәзер җиңсәгез, әйтеп бетергесез канәгатьлек хисе алачаксыз». Һәм шулай була да: концерттан соң кочаклашып йөрибез.

– Ә карап торышка сез шактый кырыс кеше күренәсез...

– Ышанасызмы-юкмы – миндә тәкәбберлек беркайчан булмады. Аллаһы Тәгалә ул начар сыйфаттан арындырган. Әлбәттә, үз хокукларымны яклап тавыш күтәрә алам, әмма анысы икенче мәсьәлә бит. Кыю булырга кирәк, монысы белән килешәм. Укучылар янына баргач та гел әйтәм. Безнең татарларда ул проблема бигрәк тә сизелә. Әтинең бер сүзе бар иде: «Яхшы кылан». Аз гына артистлана башласам, шул сүзне кабатлар иде, мәрхүмкәем. Ләкин бернигә дә карамыйча, миндәге бунтарь холык бер үзенчәлек булып формалашкан. Үз фикере, үз кыйбласы булган кеше тормышта күп нәрсәгә ирешә.

Әле менә күптән түгел бер мәктәптә чыгарылыш кичәсендә булдым. Балалар шигырь сөйләде, йөзләрендә ник бер мимика булсын. Биергә чыккач кына, күзләрендә нур барлыкка килде. Балаларны бер калыпка салырга ярамый. Андый чыгышларны карарга куркыныч!

– Миләүшә ханым, бу урында бер фикерем белән бүлешәсе килә: ике кызым да музыка мәктәбендә укый. Концертларына еш йөрим. Һәм гел шуңа игътибар итәм: музыка мәктәбендә укучы ул балалар чыгыш ясаганда ник бер елмаеп карасын! Сәхнәдә куырылып киләләр, димме шунда. Аларның максаты – укытучы биргән әсәрне дөрес уйнау, ә калганы мөһим түгел...

– Килешәм сезнең белән. Мин аларны «кечкенә картлар» дим. Һәм моңа укытучы гаепле! Әгәр музыка уен коралында уйнау яки аңа кушылып җырлау балага рәхәтлек бирми икән, димәк, техник бирем куймаска кирәк. «Бармакны болай гына куй, менә болай гына утыр», – дип, яшь музыкантны бер калыпка кертергә тырышу хәтта җинаять дияр идем! Укытучыларга бер киңәшем бар: берәр дәрес балага кисәтү ясамыйча карагыз – уйнасын үзенчә рәхәтләнеп. Уен коралын яратып, сөенеп уйнасын. Менә шунда баланың чын талантын, чын йөзен күрерсез. Музыка мәктәбен тәмамлаучылардан гел бер фикер ишетәм: безнең өчен ул чор куркыныч бер төш кебек! Монда кем гаепле? Әлбәттә, укытучы! «Кечкенә картлар» үстерәбез бит…

– Сезнең милли җанлы кеше икәнегезне бик яхшы беләбез. Татар милләтенең мәдәниятен башка халыкларга да күрсәтү өчен бик күп эшлисез. Шулай да... ана телебезне тагын да камилрәк белергә теләр идегезме?

– Яхшы сорау. Татар телен өйрәнәчәкмен, бу бары тик вакыт эше. Хәер, мин аны хәзер дә беләм: барлык сүзләрне дә аңлыйм, сөйли дә алам. Тик фикеремне рус телендә формалаштыру җиңелрәк. Әлбәттә, татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә алмавыма кыенсынам. Тик икенче яктан караганда, әйтегез әле: милли сәнгать турында сөйләшкәндә, сезгә кайсы телдә аңлатуым мөһимме? Сез бит рус телен дә аңлыйсыз, башка татарлар
да аңлый. Соңгы вакытта шуңа төшендем: миңа зур миссия йөкләнгән – русларга, ана телен белмәүче милләттәшләргә татар музыкасын җиткерү бурычы. Ә бу гаять зур һәм җаваплы әйбер...

– Сез быел Татарстанның мәртәбәле дәүләт бүләге – Тукай премиясен алдыгыз. Кандидатлар исемлегендә үзегезнең фамилияне күргәч, премияне бирерләр дигән өмет-ышаныч булдымы? Андый хыял
бар идеме?

– Әлеге премияне хезмәтемә иң зур бәя дип саныйм. Кызыл мәйданда җыелган халыкны бер хор итеп җырлатканда, дирижер буларак, минем өчен бу уңышның иң зурысыдыр, дип уйлаган идем. Бүгенге көндә иң зур казанышым дип, Тукай премиясен атый алам.

Әлбәттә, «Татар хор музыкасы антологиясе»н эшләргә алынганда премия турында уйламадым. Сүз уңаеннан, аңа татар композиторларының 100 ел эчендә язылган иң әһәмиятле хор әсәрләре керде. Антологияне әзерләгәндә күпме йокысыз төннәр үткәрдем, күз яшьләре түктем. Дөресен әйтим, моңа кадәр бер генә программаны да бу кадәр катлаулы эшләгәнебез юк иде. Тере тавышка җырлау бер хәл, ә менә хорны яздыру – ул бик катлаулы шөгыль, техник якны күз алдында тотып әйтүем. Хорны аерым өлешләргә бүлеп яздырып булмый, без башта алай да эшләп карадык. Акапелла тоны ул башка, бер җырчының авыз ачып торуы түгел. Тын да алмыйча, җырны тулысынча бер сулышта башкарырга кирәк. Ә бу безнең кебек зур коллектив өчен шактый катлаулы. Сәхнәдән җырлаганда җиңелрәк: анда тамашачы артистның йөзенә, киеменә, дирижерга карый. Ә яздырганда боларның берсе дә күренми.

Иң үкенечлесе – Горкий урамындагы тавыш яздыру студиясе бүген юк, аның урынында – «Шаян ТВ». Һәм безнең кебек коллективка җыр яздырырдай студияләр Казанда калмады. Бәхеткә, Салмачы бистәсендә бер музыкантны табып, альбомны аның студиясендә яздырдык. Тагын бер кат кабатлап әйтәм: бу бик җитди, авыр эш булды. Аллаһка шөкер, дим, без моны ерып чыктык.

– Миләүшә ханым, репертуар турында да сөйләшәсе килә. Аны ничек сайлыйсыз? Элек бит худсоветлар бар иде...

– Иҗатчы – үзенә үзе сәнгать советы...
Бу четерекле мәсьәлә. Әлбәттә, Мәдәният министрлыгы кебек дәүләт оешмалары, җәмгыятьнең ихтыяҗын тоемлап, худсоветлар оештырса, начар түгелдер. Хәер, алар андый таләпне куя да. Мисал өчен, безгә пролог, йомгаклау өлеше булырга тиеш, дигән катгый таләп куела. Ләкин музыканың нинди булырга тиешлеген без үзебез хәл итәбез. Бу яктан ашаган белми, тураган белә бит. Бәлки, бу дөрестер дә.

Миңа калса, Татарстан турында талантлы җырлар аз. Алар күп, ләкин алар чүп. «Мин яратам сине, Татарстан» кебек бөтен халык белгән җыр тагын бармы? Юк бит. Безгә менә шундый җырлар җитми.

– Аида Гарифуллина, Альбина Шаһиморатова кебек дөнья аренасында танылган җырчыларыбыз бар. Сез дә аларны яхшы беләсез. Ә сез кайсы укучыларыгыз белән горурлана аласыз?

– Хор артистларымның күбесе белән горурланам, дип әйтә алам. Әйе, алар Вена опера сәхнәләрендә җырламый, ләкин минем өчен бу мөһим түгел. Һәркемнең кимчелеген табарга мөмкин. Данлыклы сәхнәдә җырлау ул әле даһи дигән сүз түгел, барытик алар тиешле вакытта тиешле урынга туры килгәннәр. Минем өчен безнең сәнгатьтә бер генә бөек кеше бар – Федор Иванович Шаляпин. Бетте. Ә, тагын әле Лучано Павароттины әйтер идем.

– Миләүшә ханым, хатын-кызның яшен сорамыйлар, әлбәттә. Әмма сездәге энергия торган саен арта бара кебек. Моның берәр сере бармы? Яшәү рәвеше, туклану, дигәндәй...

– Беренчедән, шуны әйтим: мин бүген һәр көнгә сөенеп яшим. Карагыз нинди заманда яшибез: Казан ничек үзгәрде, бөтен җирдә чисталык, зәвык... Ниндидер икенче дөньяга эләккән кебек, яңа тормыш белән яши башладык. Әлхәмдүлилләһ, дим. Ә яшьләр нинди? Алар бүген бөтенләй икенче: тәрбияле, талантлы, белемле.
Ә мин бит икенче заманнарны да хәтерлим. Хор белән концертларга баргач, коллектив исереп бетә иде. Бүген исә безнең арада бер генә эчүче кеше дә юк.

Бүген гармониядә яшим. Тормышымны яңабаштан барладым: бөтен начар гадәтләрдән баш тарттым. Нәтиҗәдә, үземне бәхетле дип әйтә алам. Улым, кызым белән яхшы мөнәсәбәтләр, аңлашу барлыкка килде. Ә бу хатын-кыз, ана кеше өчен бик мөһим. Улым да минем юлны сайлады, музыкант, гаиләсе белән Казанда гомер итә. Ике оныгым бар. Алар өчен сөенеп яшим. Кызым исә финанслар буенча аналитик. Бәхет тынычлыкны ярата, шуның өчен мактанасым килми. Шуны гына әйтәм: Аллаһы Тәгаләмә барысы өчен дә мең рәхмәтлемен, намазларымда да гел шуны кабатлыйм.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: