Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мисырдан килгән табиб Татарстанда яши!

Мисырдан килгән табиб Татарстанда яши!

“Монда миңа барысы да ошый, бердәнбер проблема – дөгене пешерә белмиләр”,- диде безгә Мисырның башкаласы Каир шәһәрендә туып-үскән Питер Саид.

14 августа 2024

Бүген ул Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә участок терапевты булып эшли. Казан кызы Дарья белән гаилә корган, Паула исемле кыз үстерәләр.

-Биредәге кухняга шактый авыр ияләндем,- ди табиб. – Мәсәлән, шашлык, кебаб кебек ит ризыклары бездә бөтенләй икенче төрле, тәмлерәк. Шул ук дөгене бездә берничә төрле әзерлиләр. Халыклар төрле булган кебек, ризыклар, ашау культурасы да төрле шул. Ләкин бу зарлану түгел, акрынлап мондагы ризыкларга ияләнәм. Русныкына караганда, татар кухнясын күбрәк яратам, чөнки анда итле ризыклар күп. Төрле тәмләткечләр белән пешерелгән сарык итен яратам, өчпочмак, бәлеш – барысын да авыз иттем. Һәм алар миңа туган ягымдагы ризыкларны хәтерләтә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: