
«Моабит дәфтәрләре» халыкка чыга!
15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналын чыгарачаклар – бу көнне аларны теләгән һәркем күрә алачак.
08 февраля 2024
Чара гадәттәгечә Муса Җәлилнең туган көнендә уза. Башта 11.30 сәгатьтә 1 Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салыначак, 12.00 сәгатьтә исә Музейда программа башланачак.
Яңа традициясе буенча, кыйммәтле экспонатны музей заллары буйлап хөрмәтле кунак алып бара. Быел мондый дәрәҗәле вазыйфа Россия Герое, өлкән лейтенант Рәсим Баксиков - легендар Т – 80 «Алеша» танкы экипажы әгъзасына йөкләнелде. Күркәм чарада Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларының музыкаль-әдәби чыгышлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләре дә булачак.
Белешмә:
Билгеле булганча, «Моабит дәфтәрләре» Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә язган шигырьләр җыентыгы. Җыентыкта эчтәлеге буенча фашистларны фаш итүдән алып юмористик рәсемнәргә кадәр булган 93 шигырь бар. 58 ел элек дәфтәрләр Муса Җәлилнең хатыны Әминә тарафыннан Милли музейга тапшырылган. «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе музей фондларында саклана һәм шагыйрьнең туган көнендә генә аннан чыгарыла.
Добавить комментарий