Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Нәҗип Җиһановны зурлап...

Нәҗип Җиһановны зурлап...

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә «Алтын кояш нурларында» дигән концерт программасын тәкъдим итте.

03 июня 2024

 

 

Чара татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановны искә алуга багышланды.

Концертта бөек композиторның улы Иван Җиһанов катнашты. Әтисе турында истәлекләрне барлап ул болай диде:

- Без кая гына барсак та, Казан консерваториясен тәмамлаган кешеләрне очратабыз. Бу искитмәле күренеш: алар оркестрларда җырлый, вузлар белән идарә итә, телетапшырулар алып бара. Җиһанов исеме бөтен Россиядә, БДБ илләрендә яңгырый. Театрга, оркестрга, консверваториягә, Нәҗип Җиһановны хәтерләгән һәркемгә зур рәхмәт! Хәтер булганда, музыка да яши. Музыка исән булганда, Нәҗип Җиһанов та күңелләребездә яшәр...

Концерт театр оркестрының «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклы кысаларында узды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: