Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Нурлы Казанда!..»

«Нурлы Казанда!..»

2 ноябрь көнне ТР Милли китапханәсенең конференц-залында композитор, пианист, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты музыкант Алсу Сөнгатуллинаның иҗат кичәсе булды.

07 ноября 2024

Сәхнәдә кич буе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры уйнады. М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге әлеге оркестр һәм композиторның дуслары башкаруында төрле жанрдагы әсәрләр яңгырады: оркестр өчен язылган «Ашин» сюитасы, «Страницы из жизни» триптихы, балалар өчен иҗат ителгән эстрада җырлары. Концертта тәкъдим ителгән музыка жанрларының төрлелеге кичәне истә калырлык итте.

Композитор иҗатында балалар музыкасы аерым урын алып тора. Гүзәл Ахунова җитәкчелегендәге «Сөембикә» вокаль коллективы, яшь җырчы Альмир Сөләйманов, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Йолдыз Миңнуллина сүзләренә язылган  балалар җырларын башкарып, тамашачының кәефен күтәрде.

 Шәһәребезнең матур, эчтәлекле музыкаль проектларының берсе - «Безнең җыр» иҗат лабораториясе Алсу Сөнгатуллинага шагыйрьләр һәм башкаручылар белән хезмәттәшлек итүнең яңа мөмкинлекләрен ачты. Мәсәлән, кичәдә популяр җырчы Илгиз Шәйхразиев башкаруында Резеда Зәйни сүзләренә язылган “Бәхетле бул гына” җыры яңгырады.  Бәхет турында тагын бер җырны тамашачыларга бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Иркен Мостафин бүләк итте. “Бәхетем юллары” дип исемләнгән җыр Ләйлә Хәбибуллина сүзләренә язылган.

Иҗат кичәсе тамашачы һәм артистлар өчен ихлас һәм җылы булып истә калды.

Алсу Сөнгатуллинага  яңа иҗади идеяләр, аларны тормышка ашыру өчен көч-куәт, илһам һәм үҗәтлек кенә телисе кала!

 

Даниил Шведов фотолары.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: