ОЛЫ ҖАНЛЫ КЕЧЕ ЧЫНЛЫ
КЕЧЕ ЧЫНЛЫ
Ел да шулай – җәен сәфәрләргә күбрәк чыгыла. Берсеннән кайтасың гына, икенчесенә җыена башлыйсың. «Татарстан» журналы быел үзе өчен яңа дуслар тапты. Шундыйларның берсе – Чүпрәле районы. Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан, Чувашстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән чиктәш бу районны үз иттек. Үткен телле, булдыклы чүпрәлеләрне үзебез өчен яңа яктан ачтык. Ә Кече Чынлы авылы исә чын ачыш булды.
КОЛХОЗЛЫ АВЫЛ
Кече Чынлының үзәк урамына килеп тук-тадык: район үзәге диярсең, бөтен җир шау чәчәктә утыра. Ике катлы заманча мәчет, фонтаны да булган зур парк, кем әйтмешли, май чүлмәге тышыннан билгеле. Шау чәчәккә күмелгән бина «Чынлы» ҖЧҖнә карый икән. Авыл белән танышуны әлеге оешмадан башладык. Ни өчен дигәндә, бу хуҗалык бөтен республикага билгеле. Саткан сөт, җыелган уңыш белән генә түгел, гади халыкка булган хөрмәт турында бара сүз. Печән, иген кирәкме, халык арзан бәядән сатып ала, салам исә бушка, күпме кирәк, шуның кадәр бирелә. Сабан туйлары уздыру, мәктәп балаларын бүләкләү дисеңме, барысы да хуҗалык карамагында.
– Бездә тәртип шулай: берәрсе мәрхүм булса, «Чынлы» хуҗалыгы җитәкчесе иң беренчеләрдән булып шул йортка килә, – диде Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов. – Кайда эшләгән булуына карамастан, мәрхүмнең туганнарына 50 мең сум акча тапшыра. Һәм чардуган ясатып бирә. Бу инде язылмаган закон кебек.
Кече Чынлыда беренче колхозлар 1934 елны оеша. Авыл зур булганга күрә (ә бу елларда биредә 3450 кеше яши), берьюлы өч колхоз барлыкка килә: «Гигант», «Марс» һәм «Огонек». Беренчесенә 480 гаилә, икенчесенә 280 һәм өченчесенә 25 гаилә керә. 1950 нче елларда бу колхозлар берләшә һәм «Гигант» исеме белән кала. 1959 елда Кече Чынлының колхозы яңа атама белән йөри башлый – «Чынлы». Инде әйткәнемчә, бүген дә ул шундый исемдә. Эшләү системасы, кешеләргә мөнәсәбәт – барысы да элеккечә. Совет чорында колхоз җирләре саналган кырлар халыкка пай җирләре итеп бүлеп бирелгән, 80 нче елларда кайткан техниканы заманчалары алмаштырган. Гомумән, монда барысы да яңача. Хәтта бөртекле культураларның да элиталы сортларын гына үстерәләр.
– 1989 елдан бирле «Чынлы» хуҗалыгын җитәклим, - диде ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Барис Гафуров. – Кем әйтмешли, күрде башлар. Хәтта төрмә белән янадылар. Тик мин хуҗалыкны чит кешеләр кулына тапшырмадым. Нәтиҗәдә, күрше район-авылларда ферма биналары җимерелеп ятса, бездә 3 300 баш мөгезле эре терлек бар, тәүлегенә утыз дүрт тонна сөт сатабыз.
«Чынлы» хуҗалыгының төп тармагы – игенчелек, терлекчелек һәм шикәр чөгендере. Орлыкчылык тармагына да басым ясыйлар: институтлар белән эшлиләр.
– Бүгенге көндә алты-җиде институт белән элемтәдә: алардан элиталы орлыкларны сатып алабыз, үрчетәбез. Сортлы бодай, арпа, борчак үстерәбез, – диде Барис Гафуров.
– Алайса сезнең иген уңышы да әйбәт була инде? – дим.
– Әлбәттә. Элиталы орлыкның уңышы бермә-бер зур. Гектарыннан алтмыш центнер чыга. Корылык булу сәбәпле, узган ел илле өч центнер чыкты. Яхшы орлык чә- чеп, вакытында җирне ашласаң, һичшиксез, уңыш яхшы була. Менә быел күп хуҗалыклар нәрсә бар, шуны чәчте, элиталы орлык сатып алырга акчалары булмады. Ә бу иң беренче чиратта уңышка тәэсир итәчәк.
– Хәтта төрмә белән янадылар. Тик мин хуҗалыкны чит кешеләр кулына тапшырмадым, – ди Барис Гафуров.
Урта мәктәп хөрмәтле авылдашлары – Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арысланов исемен йөртә.
«ТӘРТӘ ТӨРТСӘҢ ДӘ, АРБА ҮСӘ...»
Кече Чынлыда кем белән генә сөйләшсәң дә: «Бездә хуҗалык көчле», – диләр. Мисал өчен, авылда бүген ике мәчет эшләп тора. Аның берсе ике катлы. Тыштан да, эчтән дә бер-берсенә охшаган әле гыйбадәтханәләрне Барис Аппау улы узган ел төзекләндерткән. Мәдрәсә залы, юыну бүлмәләре – барысы да заманча.
– Кече Чынлыда 1920 нче елларда тугыз Аллаһ йорты булган, – диде «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Рифкать Туктаров. – Совет заманында аларның барысы да юкка чыгарылган. Дин иреге килгәч, 1990 елда авылда беренче мәчет төзелде, аннан икенчесе. Бүген гыйбадәтханәләребез авылның күрке. Җәен мәчеткә кеше азрак йөри, чөнки эш вакыты. Шулай да җомга намазында егермеләп кеше була. Гаетләрдә исә ике як зал да тула, кайтучылар күп була.
Авылда бүген 1068 кеше яши, 470 хуҗалык бар. Әле 2010 елда гына биредә 1641 кеше яшәгән. Юклы-барлы ундүрт ел эчендә алты йөзгә якын кеше кимегән. Әйе, уйландырырлык саннар. Хәер, без барган һәр авылда диярлек шушы проблеманы очратабыз. Кече Чынлы зур булганлыктан, саннар бигрәк тә куркыныч күренә. Шулай да авылда әле урта мәктәп бар. Быел анда барлыгы 73 укучы белем алган. Мәктәп хөрмәтле авылдашлары – Дан орденының тулы кава- леры Зыятдин Арысланов исемен йөртә. Балалар бакчасында исә 20 бала. Бакча яшенә җитмәгән унлап бала бар әле. Кыскасы, мәктәп, бакчаның киләчәге өметле кебек.
– Кече Чынлы урта мәктәбендә утыз елдан артык директор булып эшләдем, – диде Тәскирә Ибраһимова. – Хәзерге мәктәп бинасы 1972 елда төзелә. Ул елны яңа белем йорты 1072 баланы сыйдыра. Мин исә Кече Чынлыга 1988 елда килен булып килдем. Башта ике ел директор урынбасары булып эшләдем. Директор буларак мәктәпне 464 бала белән кабул итеп алдым. Укытучылар коллективы бик көчле иде, шөкер, бүген дә шулай. Берничә фән докторы, галимнәр биргән белем йорты ул. Гомумән, Кече Чынлы гомергә атаклы авыл булган. Тирә-якка данлыклы балта осталары яшәгән. Егетләре баһадир, Сабан туе батырлары. Хәзер дә сер бирмиләр. Әле менә быел да Казан Сабан туенда безнең авыл егете батыр калды. Кече Чынлының туфрагы да уңдырышлы. «Сезнең туфракта тәртә төртсәң дә, арба үсә», – ди иде элекке ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. Ашлы да, эшле дә халык яши биредә.
Авылда бүген ике мәчет. Тыштан да, эчтән дә бер- берсенә охшаган әле гыйбадәтханәләр узган ел төзекләндерелгән.
– Кече Чынлы урта мәктәбендә утыз елдан артык директор булып эшләдем, – диде Тәскирә Ибраһимова.
«УРЛАП КИТТЕ!»
Гадәттәгечә, һәр авылга баргач, берәр үрнәк гаилә белән очрашырга тырышабыз. Аңлашыла, Кече Чынлы кебек зур авылда алар күп. Без исә, мөгаен, шуларның иң сөйкемлеләре белән танышканбыздыр.
Мөхтәровлар бүген бер йортта бишәү яши: Гомәр абый – Фәния апа, аларның уллары Айрат, җәмәгате Лилия һәм шушы парның мәктәп яшендәге кызлары Азалия. Яшь гаиләнең ике улы инде Казанда яши, Айдар өйләнгән, Рәсим быел югары уку йортын тәмамлый икән. Әби белән бабайның тагын бер кызлары бар, ул гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә гомер итә.
Иң беренче Фәния апага күз төште, кояш кебек балкып тора. Чын татар апасы, нур бөркелә. «Яшь чагында бик чибәр булгансыздыр?» – дип әйткәнемне сизми дә калдым.
Гомәр абый исә җөпләп куйды:
– Бик чибәр иде. Шуның өчен мин аны унсигез яшендә урлап алып кайттым!
– Фәния апа ризалыгын алыптыр бит?
– Әйе, алдан сөйләштек. Тик булачак хатыным өйдәгеләренә бу турыда әйтмәде. Ырымы шундый. Мин исә әти белән әнине кисәткән идем. Алар инде табын әзерләп көтеп тордылар.
– Кияүгә дә чыктым, биш айдан Гомәремне армиягә дә алып киттеләр, – дип көлде Фәния апа.
– Армиядән кайткач кына өйләнешеп булмый идеме? – дим, аптырап.
– Мин армиядән кайтканчы, Фәнияне кияүгә алып куйган булсалар? Шуның өчен алдан хәстәрен күрдем, – дип, канәгать елмайды Гомәр абый.
Шулай диде дә янәшәсендә утырган җәмәгатенә сөю тулы карашын төбәде: мәхәббәт нинди була ул дисәләр, менә ул дияр идем...
– Озак очрашып йөрдегезме? – дим.
– Озак түгел. Гомәр белән параллель сыйныфта укыдык, – диде Фәния апа. – Безнең чорда Кече Чынлы мәктәбендә өчәр параллель сыйныф була иде, һәркайсында утызар бала. Мәктәп тәмамлаган егет-кызлар аулак өйләргә җыела. Анда җырбию, уен-көлке, бик күңелле була. Аулак өйдән соң күңеленә ошаган кызны егетләр озата кайта. Гомәр минем янга бер егетне дә якын җибәрмәде. Унтугыз тулганчы шулай өйләнешеп тә куйдык. Җәмәгатем хәрби хезмәттә булганда каенанам, каенатам белән яшәдем. Миңа карата бик хәерхаһлы булдылар. Гомәр армиягә киткәндә көмәнле идем. Кызыбыз тугач, ул ялга кайтты. Ә хәрби хезмәтен тәмамлап кайтканда, кызыбызга бер яшь тә дүрт ай тулган иде.
Гомәр абый бик күп еллар колхозда ферма мөдире булып эшләгән. Фәния апа да фермада хезмәт куйган, гектар-гектар чөгендер үстергән. Чүпрәле якларында гомер-гомергә шикәр чөгендере үстергәннәр. Яше-карты җәй буе кырда булган. Башта чөгендерне икешәр кат утаганнар, аннан алганнар... Айрат исә күрше авылда агрофирма җитәкчесе, Лилия Кече Чынлы авылы китапханәсе мөдире икән.
– Мин үзем дә утыз ел каенана белән яшәдем, – диде Фәния апа. – Лилия килен булып килгәндә дә, каенанам исән иде әле. Әйтмәгәнем булсын, бик тату яшәдек. Лилия белән дә шулай, аналы‐кызлы кебек аралашабыз.
– Әни һич арттырмый, – дип сүзгә кушылды Лилия. – Айрат белән 1995 елда гаилә кордык. Ул чакта бөтен яшьләр авылда калды, шуның өчен дә төп йортка килен булып килүгә бик тыныч карадым. Бер авыл кешеләре булгач, әти белән әнинең җайлы, әйбәт кешеләр икә- нен белә идем. Исән генә булсыннар, матур яшибез.
Айрат белән танышып булмады, эштә иде. Җаваплы хезмәттә булгач, өйдәге эшләр күбрәк Лилиядә. Хәер, Гомәр абый да әле егетләр кебек. Мөхтәровлар күп итеп мал асрый: унлап сыерлары гына бар, кош‐корт, бакча... Кыскасы, чын уңган авыл кешеләре.
Мөхтәровлар, мөгаен, авылның иң сөйкемле гаиләседер.
«МУНЧАГА КИЛЕГЕЗ!»
Кече Чынлыда халык ачык. Кемгә керсәң дә, колач җәеп каршы алалар. Шул арада чәен куя, тәмле ризыгын чыгара. Тагын бер күзәтү – бу якларда кешеләр картлыкка бирешми. Лаеклы ялда булсалар да, күп итеп мал асрыйлар, хәтта эшләп тә йөриләр. Әнә шундый тынгысыз кешеләрнең берсе – Фәридә апа Гобәйдуллина. Октябрьдә 70 яшь тула үзенә. Әле һаман авылда сөт җыя.
– Көн дә дүртенче яртыда йокыдан торам, җәен сөтне иртәрәк җыябыз, – дип, ихлас елмайды ул. – Дөрес, хәзер улым да булыша, ярдәмгә бер кеше дә алдык. Хуҗалык та зур, эш бөтен кешегә җитә монда.
– Авылда өч гаилә сөт җыя, – дип аңлатма кертте Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов. – Авыл зур булгач, шулай бүлдек. Һәркайсы бүген хуҗалыктан 4–5 тонна сөт җыя. Бу бит үзе бер хуҗалык кадәр дигән сүз!
Фәридә апа гомере буе Кече Чынлыда яшәгән. Җәмәгате Ирек абый белән 50 ел бергә гомер итәләр. Ике ул, бер кыз үстергәннәр. Бер улы белән кызы гаиләләре белән Казанда яши икән. Илшат улы исә авылда төпләнгән, гаиләсе бар. Дөрес, аерым йортта яшиләр, аралары ерак түгел. Тик Илшат көн дә монда – төп йортта атлар үрчетә.
– Бияләр колынлый тора, без аларны үстерә торабыз, – дип дәвам итте Фәридә апа. – Тайларны яшь ярым‐ике яшь булгач суябыз. Илшат ат итен ыслый торган цех ясады, анда әле төзекләндерү эшләре бара. Менә шул эшләр буенча район үзәгенә киткән иде. Үзе белән сөйләшкән булыр идегез дә... Атларны бик ярата ул.
Фәридә апа улының атлары янына алып чыкты. Сөбханаллаһ, дип карадык.
– Ничә атыгыз бар? – дим.
– Аның төгәл санын әйтергә ярамый, диләр. Илледән артык инде.
Атлар өчен арткы якны зур итеп киртәләп алганнар. Малкайлар нигездә шунда яши икән. Фәридә апаны танып килделәр. Хуҗабикә алар белән сөйләшеп, һәркайсын башыннан сөйде.
Ул да түгел, Фәридә апа кыстый‐кыстый чәй эчәргә алып керде. Атлап түгел, йөгереп йөри. «Эх, киләсегезне белсәм, кабартма пешерә идем. Хәзер мунча ягам, китмәгез»,‐ дип, чын күңеленнән кунак итте.
Безнең чынлап та бу авылдан тиз генә китәсе килмәде. Үзсалым акчасына ясалган яңа чишмәне карап килдек, тулы бер ял итү мәйданы булган. Алга таба да бу матурлык югалмасын иде.
...Кече Чынлыны күрмәгән кеше Чүпрәледә булмаган, диделәр безгә. Чынлап та, бу авыл районның йөзек кашы. Уңган, ачык халкы, сүзгә кесәгә кермәү, кунакчыллык – барысы да чүпрәлеләрчә. Бу якларда булсагыз, Кече Чынлыны күреп чыгыгыз. Безнең кебек сокланып кайтырсыз.
– Бияләр колынлый тора, без аларны үстерә торабыз, – дип дәвам итте сүзен Фәридә Гобәйдуллина.
Үзсалым акчасына ясалган яңа чишмә тулы бер ял итү мәйданы булган.
Добавить комментарий