
Өмәдә булдыгызмы?
Озын эш атнасын әнә шулай тәмле итеп төгәлләдек.
27 апреля 2024
Әйе, бүген бөтен республика буенча өмәләр гөрли. Казанда «Сосновая роща», «Светлая долина», «Комсомолец» һәм «Весна» торак комплексы янындагы паркларда күмәк өмәләр узды. Әле иртәгә дә ул дәвам итәчәк. Гомумән, 1 май бит ул Яз һәм Хезмәт бәйрәме, димәк, ялларда барыбыз да бакчага чыгачакбыз, кемдер исә өй юар... Редакциябездә дә бүген өмә ясадык: эш бүлмәләрен җыештырдык, тәрәзәләр сөрттек. Аннан соң исә бергәләп коймак белән чәй эчтек. “Татмедиа” бинасының урам ягында кайнар коймак белән сыйладылар. Дуслар, сезгә дә тәмле, күңелле яллар телибез. Армый эшләгез һәм рәхәтләнеп ял итегез.
Добавить комментарий