Җомга көннәре хәерле булсын.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән хәрәм белән хәләл ризык турында сөйләштек.
-Җәлил хәзрәт, хәрәм ризыкар исемлегенә нәрсәләр керә? Тагын бер кат искә төшерик әле.
-Күңелләрен, җаннарын саф тотсыннар, иманнары нык булсын дип, Аллаһ Раббыбыз безне кайбер ризык һәм эчемлекләрдән тыйды. Алар: хәмер, дуңгыз ите, үләксә, бугаз каны, ит ашый торган ерткыч хайваннар ите. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кайгы-хәсрәткә сабыр итүнең әҗере 300 дәрәҗә, фарызларны үтәүдә сабырлык күрсәтүнең әҗере 600 дәрәҗә, хәрәмнән тыелуның әҗере 900 дәрәҗә”, - диде.
Тәнебезнең ныклыгын саклау өчен, без көн саен күпмедер күләмдә ашарга һәм күпмедер күләмдә эчәргә тиеш. Әмма ашау-эчүнең дә яраганы-ярамаганы бар. Хәтта хайваннар да бар нәрсәне ашамый бит.
-Сез берсендә: “Халыкка хәрәм мал ашату сәясәт белән бәйле булган,”- дигән идегез. Ничек ул?
-Безнең халык гомергә хәләл ризык турында кайгырткан. Мөселманнарны чукындыру эшенә тотынган миссионерларның беренче бурычы шуны юкка чыгару булган. Казан ханлыгы аллынгач, 200 ел буе дәвамында, дүрт мөселманның өчесе үтерелгән, әмма халыкны иманнан кайтара алмаганнар. Шуннан соң халыкның ризыгына әз-әзләп хәрәм кушарга тотыналар. “Хәрәм ашап безнең кешеләргә әйләнерләр”,- диләр. Чыннан да, хәләл ризыгыбызны хәрәм белән кушып, бутап, миссионерлар теләгенә иреште. Хәләл белән хәрамның аермасын күпләр белми, аңламый бүген. Нәтиҗә буларак күп бәлаләр барлыкка килде.
Добавить комментарий