Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Онытырга мөмкин түгел!

Онытырга мөмкин түгел!

Республика буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм һәм тыл хезмәтчәннәренә “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” исемле истәлекле медальләр тапшырылуын бер хәбәр иткән идек.

17 февраля 2025

Соңгы көннәрдә шушы күркәм бүләккә янә дистәләгән кеше лаек булды. Алар арасында Чаллыдан Зөфәр Сәгыйтов, Нина Уткина, Анна Моисеева, Ксенья Сальцина, Анна Тимофеева; Югары Ослан районыннан Екатерина Егорова һәм Валентина Папилова; Аксубай районыннан Николай Панюков;
Лениногорск районыннан Нурсинә Зәркәева; Буа муниципаль районыннан Зоя Карсакова һәм Александра Еливанова бар.
Ветераннарыбызга ихлас күңелдән исәнлек-саулык, матур картлык телибез!

Белешмә: “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” медале Россия Президенты Указы белән Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тапшырыла. Медаль белән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, балигъ булмаган концлагерь тоткыннары бүләкләнә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: