Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Оркестр тавышын ишетергә килегез

Оркестр тавышын ишетергә килегез

Татарстан Республикасы Милли музее барыбызны да җәйге сәхнәсенә чакыра. Иртәгә, 11 нче июнь көнне Россия көненә багышланган махсус концерт узачак. Анда Казан оркестрлары уйнаячак.

10 июня 2024

Кемнәр катнаша соң?
-Росгвардиянең Идел буе округы Казан махсус моторизацияләнгән полкының хәрби оркестры. (Коллективта 15 музыкант бар. Оркестр белән хәрби дирижер, Татарстан Республикасының атказанган артисты майор Вадим Кравчук җитәкчелек итә.) Оркестр төрле жанрдагы программа уйнаячак, анда Россия һәм Татарстан халыклары музыкасы, джаз, патриотик композицияләр яңгыраячак.
- «Казан Нуры» оркестры. (Коллективта 20 музыкант эшли. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рәсим Ильясов. Оркестр төрле нинди юнәлештә иҗат итә, стиль һәм жанр музыкасын башкара).
Чара 18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: