Печән өсте башланды!
Быел печән мулдан дип сөенә авыл халкы. Сезнең якларда ничек: печәнгә төштеләрме әле?
24 июня 2024
Аксубай районы Иске Ибрай авылында яшәүче Марат белән Лилия Сафиннар өчен эшнең тыгыз мәле: печән җыялар, сенаж салалар.
Район буенча иң күп сөт савучы фермерларның берсе алар. 2011 елдан бирле күпләп мөгезле эре терлек асрыйлар. Авыл башына ике ферма бинасы корып куйганнар. Иген саклау өчен амбар, сенаж саклый торган ике баз, хайваннарны тоту өчен киртә белән тотып алынган утарлары бар.
Хуҗабикә көн саен эшчеләргә ризык пешерә.
-Кырга ике тапкыр кайнар ризык илтәм,- ди Лилия. – Марат та шунда тракторда эшли. Колхозлар заманына да кырда эшләүчеләрне ашатканнар. Бу бит аларга карата кадер-хөрмәт күрсәтү дә.
Матур күренеш, шулай бит, дуслар?
Добавить комментарий