Пётр I патша галиҗәнаплары – Казанда
Тарих сәхифәләре: Петр I Казан түрәләрен ничек өйрәткән
27 января 2020
Хәзерге көндә дәүләт җитәкчеләренең төбәкләр буенча даими йөрүләре беркемне дә гаҗәпләндерми. Тарихка күз салсак, XVII гасыр ахырына кадәр Россия патшалары, каядыр еракка барып йөрмичә, Мәскәүдән генә ил белән идарә иткәннәр дигән күзаллау туа. Һәм менә хакимияткә яшь, көче ташып торган Петр патша килүгә, ил күләмендә гаять зур үзгәрешләр башлана. 1722 елда Петр I нең Персия походы барышында Казанда тукталуын биредә иң югары дәрәҗәдәге очрашулар уздыру традициясенә нигез салу, дип карарга мөмкин.
Адмиралтействога беркетелүчеләрнең гарызнамәләреннән. 1725 ел.
ПЕРСИЯ ПОХОДЫ
Петр I нең көньяк юнәлештәге ниятләре, башкалары кебек үк, зурдан була. Ул вакытта Һиндстанга Идел елгасы – Каспий диңгезе – Сырдәрья елгасы аша су юлы белән барып җитеп, җиңел генә сәүдә итеп булыр, дип уйлаганнар. Әмма тикшерә торгач, барысы да алай җиңел генә түгел икәнлеге ачыклана – күчмә‑утрак тормыш алып баручы халыклар яшәгән меңәрләгән чакрым коры җирләрне үтәсе бар, Каспий диңгезен дә гади елга көймәләре белән генә йөзеп чыга алмыйсың, диңгез яр буйлары тулысынча диярлек Персия кулында. Шулай да адәм баласы, байлыкка, хакимлеген киңәйтергә омтылып, кайларга гына бармый. Төньяк сугышын уңышлы гына тәмамлагач, хәрби көчләрне Каспий диңгезенә җибәрү өчен мөмкинлекләр ачыла. Коры җир гаскәрләре, походка дип, алданрак кузгала. Ә 1722 елның 15 маенда Петр I гвардия полклары белән Коломнадан су юлы буенча сәфәргә чыга. Император үзе «Москвитянин» стругында йөзә.
ПАТШАНЫ КАРШЫ АЛУ
Ниһаять, 27 майда Петр I Казанга килеп җитә. Аны монда шәһәр һәм губерна хуҗалары, халыкны җыеп, туплардан атып, чаңнар кагып, бик зурлап каршы ала. Каршы алучылар арасында Казан губернасы губернаторы Алексей Салтыков, вице-губернатор Никита Кудрявцев, митрополит Тихон III һәм башкалар була. Казан губернасы оешканнан соңгы беренче еллар тарихы өчен бу очрашу гаять истәлекле килеп чыга.
КАЗАН ГУБЕРНАСЫ ОЕШУ ТАРИХЫННАН
Петр I нең административ реформалары нәтиҗәсендә 1708 елда Рус дәүләте 8 губернага бүленә, шул исәптән Казан губернасы да төзелә. Баштагы чорда ул Түбән Новгородтан алып Әстерханга кадәрге бик зур мәйданны били, әмма инде бик тиздән аңардан Түбән Новгород (1714 ел), Әстерхан (1718 ел) губерналары аерылып чыга. Губерна белән идарә итүдә губернатор һәм вице-губернатор төп вазыйфаларны башкара. Никита Алферович Кудрявцев 1697 елда ук Казанга җибәрелеп, воевода (1697–1706), комендант (1706–1710), обер-комендант (1710–1714), вице-губернатор (1712–1727) булып тора – бу вакытта Казанның иң атаклы кешесенә әйләнә. Алексей Петрович Салтыков – 1719–1724 елларда Казан губернасы губернаторы. Ул идарә иткән чорда гаять мөһим эшләр башланып китә. Әйтик, салым түләүче халыкны исәпкә алу буенча беренче ревизияне үткәрү (1719–1722) һәм җан башыннан салым салуны кертү (1724).
ИМПЕРАТОРНЫҢ КАЗАН БУЙЛАП СӘЯХӘТЕ
Петр I, беренче чиратта, Кремльдәге Благовещение соборын карый, Богородица монастырена бара, митрополит Тихон III нең, Казан губернасы губернаторының, вице-губернаторның хезмәт урыннарында була, Татар бистәсенә барып, бистә татарларыннан сайланылган кешеләр белән һәм башка «гражданнар» белән аралашкан дигән имеш-мимешләр дә сакланып калган. Патшаның 30 майда Казанда үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткәнлеге дә билгеле. Аның шәһәрдә озакка тукталуы да шушы вакыйга белән бәйле булса кирәк. Әмма башка сәбәпләре дә бар әле.
Россиядә югарыдан төшкән боерык-әмерләргә күз йомып карау, чиновникларның башбаштаклыгы һәм идарә итүдә башка шундый күпсанлы авырлыклар һәрчак булган. Җирле дәүләт органнарында тикшерүләр, ревизияләр үткәрү дә Петр I дән башланып китә. Император Казанга килгәч, үзен ревизор буларак та күрсәтә. Ул иң башта губерна канцеляриясендәге указлар теркәлеп барыла торган китапны китерүләрен таләп итә, китапны табып китерә алучы булмагач, кабынып китеп, бөтен җирле канцелярияләрдә дә шул хәлдер әле дип, тоталь тикшерүләр үткәрә башлый.
СӘҮДӘГӘР ИВАН МИХЛЯЕВ
Петр I заманында беренче мануфактуралар – кул көче кулланыла торган эре предприятиеләр төзелә башлый. Аларның күбесе дәүләт предприятиеләре – шәхси эшмәкәрләрнең завод, фабрика ачарга мөмкинлекләре булмый диярлек. Казанда 1714 елдан дәүләтнеке булган сукно мануфактурасы эшли башлый. Петр I әлеге мануфактурага ревизия үткәрә – барлык остаханәләрне, товар саклана торган урыннарны, материалларны карап чыга. Аннары Казанның иң бай сәүдәгәре Иван Афанасьевич Михляевның шәхси сукно предприятиесендә була. Ике фабриканы да чагыштырып караганнан соң, соңгысының хәлләре күпкә яхшырак дигән фикергә килә, ике предприятие җитештерүе арасында шулкадәрле зур аермага гаҗәпләнүен белдерә. Петр соңрак та Казанда оештырылган тикшерүләрне онытмый: Казан губернаторына язган хатында Казанда вакытта табып китерә алмаган канцелярия китабын һичшиксез таптыруын таләп итә, 1724 елда Иван Михляевка җирләре, биналары, эшчеләре белән бергә дәүләт сукно фабрикасын бер тиенсез тапшыру турында указ чыгара. Билгеле, императорның җаена тормаса, фабрика кадәр фабрика бирер идемени инде ул – Иван Михляев императорның шәһәргә килүе истәлеге итеп үз хисабына изге апостоллар Петр һәм Павел соборын төзергә сүз бирә, һәм йорты янәшәсендә 1726 елга яңа собор үсеп чыга. Аннан соңрак чорга караган документларда да дәүләт акчаларын әлеге фабрика хуҗалары Дрябловларга нәрсәгә кирәклеген сорап та тормыйча меңәр сумлап кына биргәнлекләре, шул ук вакытта башка статьялар буенча чыгымнарны тиененә кадәр исәпләүләре күренә.
КАЗАН АДМИРАЛТЕЙСТВОСЫ
Петр I Казан адмиралтействосы эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирә. Ник дигәндә, верфьтә Персия походына дип кораблар төзиләр, аннары Казан губернасы Петербургтагы төп верфьләргә кораб төзү өчен кирәкле булган агач материалларын әзерләп җибәрүче үзәк булып тора. Суднолар төзү үзәге Казансуның Иделгә кушылган турысында XVII гасырда да булган. Шундагы Бишбалта бистәсе янәшәсендәге буш яткан җирләргә 1718 елда рәсми указ нигезендә балта осталары, такта яручылар, мичкә ясаучылар һәм башка верфьтә эшләүче һөнәр осталары мәҗбүри күчереп утыртыла. Предприятиене зурайтып, яңа биналар салына, эшчеләрнең Адмиралтейство бистәсе төзелә. Персия походына дигән корабларны монда ясап, Идел буенча Әстерханга төшерүне кулай күрәләр.
Петр I Адмиралтейство конторасында Казаннан Петербургка җибәрелүче агач материалларның ведомостен тикшерә, әлеге документ буенча җибәрелгәннәр белән Петербургта кабул итеп алынган материаллар ведомостен чагыштырып карарга дип, Адмиралтейств-коллегиягә указ җибәрә. Персия походына суднолар төзү өчен, Түбән Новгородта да Казандагы кебек үк верфь төзергә әмер бирә.
ИМПЕРАТОРНЫ ОЗАТУ
Ниһаять, Петрның Казаннан китәр вакыты да җитә. Патшаның туган көнен бәйрәм итә‑итә хәлдән тайган кунаклар 6 июнь көнне йөзеп килгән стругларына утырып туп тавышлары, чиркәү чаңнары астында Казаннан кузгалып китә. Петр патшаның баштагы планнары буенча рус дәүләтенең төп диңгез суднолары төзү үзәге буларак уйланылган Казанга императорның килүе аның үзе өчен дә, җирле хакимият, халык өчен дә онытылмаслык вакыйга итеп хәтергә сеңеп кала. Соңрак әлеге чор тарихчылары да бу вакыйга турында легенда-уйдырмалар кушып, бик тәфсилләп язып калдырганнар. Мәсәлән, шул ук Михляевның Петр каршында баш орып, аны үзенә кунакка чакыруы, аңа алтын‑көмеш акчалар, энҗеләр тулы ике поднос алып килеп бирүе, имеш, шул сәбәпле императорның күңеле йомшарып китеп, сәүдәгәргә сукно фабрикасын бүләк итүе турындагы хәбәрләр чыны-ялганы белән бергә тарихка кереп калган.
БОЛГАРДА ТУКТАЛЫШ
Петр I нең Казаннан соң истә калырлык тукталышы Болгар шәһәре хәрабәләре янында була. Әле 1712 елдан ук Успение монастыре төзелешенә дип, биредәге төзек ташларны, шул исәптән кабер ташларын кулланганнар. Петр I караганда монда әле биналарның хәрабәләре шактый күп була. Ул иң беренче ак манарага күтәрелә, грек палатасы дип аталганына һәм башкаларына керә. Таштан төзелгән 50 ләп бина хәрабәләрен исәплиләр, шул исәптән 10 палатаны һәм 4 манараны, 2 мөселман зиратындагы 49 кабер ташын исәпкә алалар. Башлап күтәрелгән ак манараның нигезе какшаганын күреп, Петр I бераз соңрак Казан губернаторы Алексей Салтыковка аны ныгытырга дип әмер бирә. Күп тә үтми, ул әмер үтәлә. Болгар шәһәрлегендәге иске корылмаларның размерларын, исәбен язарга дип кешеләр җибәрелә, анысы да үтәлә.
1721 елда игълан ителгән Россия империясенең тынгы белмәс, һәрнәрсәгә шәхсән үзе өлгерергә тырышкан императоры Петр патша Казанда үзен дәүләт эшлеклесе буларак күрсәтә. Биредә ул дәүләт хезмәтендәгеләргә тәртипләрне өйрәтеп, аннан киткәч тә вазгыятьне үз кулында тотып, әмерләрен биреп, аларның үтәлешен тикшереп тора. Үзен дә, башкаларны да аямыйча йөргән тырышлыклары нәтиҗәсендә, Балтыйк диңгезендәге кебек үк, Каспий диңгезендә дә, вакытлычага гына булса да, Андрей әләмен җилфердәтүе, кая гына барса да, кемнәрдәдер – уңай, кемнәрдәдер тискәре тәэсир калдыруы белән танылган патшаның матур җәй башындагы сәяхәтенең Казан белән бәйләнешле, якты хатирәләргә бай булуы шәхсән безнең өчен кадерле.
Петр I Казанда. Виктор Федоров рәсеме.
Добавить комментарий