Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Рәҗәб аенда иң саваплысы – Ураза тоту”

“Рәҗәб аенда иң саваплысы – Ураза тоту”

Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Рәҗәб ае бара. Ә ул мөселманнарның көтеп алынган көннәре. Рәҗәб аеның нечкәлекләре турында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләштек.

10 января 2025

-Җәлил хәзрәт, Рәҗәб ни өчен изге ай санала?

-Рәҗәб – Ислам динендә булган дүрт изге айның берсе. Рәҗәб аенда Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан. Айның 27нче кичәсендә Пәйгамбәребез күккә ашкан, Аллаһ Тәгалә белән очрашкан. Безгә шушы көнне биш вакыт намаз фарыз булган. Кыскасы, бу айда мөселманнар тарихына, динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгалар күп. Шуңа да Рәҗәб ае – изге ай санала. Аннан соң килгән Шәгъбан ае да изге санала. Шәгъбаннан соң Рамазан ае килә. Рамазанга без чистарынып керергә тиеш.

-Рәҗәб аенда нишләргә кирәк?

-Иң беренче ураза тотарга. Бер көн уразаның савабы йөзгә артыграк санала. Аллаһы тәгалә: “ Рәҗәб аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар”,- ди. Бу изге айда әҗер-савап 100 мәртәбә артыграк языла. Тырышып Коръәннән бер аять өйрәнсәк, бер хәреф өйрәнсәк, бер хәрефкә – ун савап тияр, ди китап. Башка чакта бер хәрефкә – ун савап була, димәк, изге айларда өйрәнгән бер хәрефебезгә мең савап та булырга мөмкин. (Рамазан аенда исә бер хәрефкә җиде меңгә кадәр савап була). Менә шуңа алар Аллаһның рәхмәт айлары санала.

Шулай ук сәдака биреп, ятимнәрне, мескеннәрне, авыруларны сөендерү дә бик саваплы. Арабызда ятимнәр, авыру кешеләр, тумыштан гарипләр бар. Андый кешеләрнең генә түгел, үз гаиләңдәгеләрнең, танышларыңның, дусларыңның да күңелен күрергә, аларга бүләкләр, сәдакалар бирү саваплы гамәл. 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: