Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Рәдиф Гаташ: “Һаман да ятимлек ачысын тоям”

Рәдиф Гаташ: “Һаман да ятимлек ачысын тоям”

“Мин әнигә охшаган” конкурсына янә бер фото. Татарстаның халык шагыйре Рәдиф Гаташ сөекле әнисе Сәвия апа белән сурәтләнгән анда.

07 ноября 2024

-Әнкәй арабыздан киткәнгә кырык ел инде. Ә мин әле дә ятимлек ачысын тоям. Әниләрдән дә якын кеше була алмый, моңа яши-яши тагын мең кат  инанасың,- ди Рәфиф абый. – Әнием Сәвия гомере буе Башкортостанның Кушнарин районы Марс авылында яшәде. Без өч улын ялгызы тәрбияләп үстерде ул. Кызганычка каршы, әтиебез Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады. Әни тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрде. Иң хикмәтлесе – бөтен йөкне үзе тартса да, әни безне укудан аермады. Авыр эшкә чыгарып җибәрмәде. Ике игезәк абыем – Рәшит белән Рәфитне әдәбият тәэсирендә тәрбияләде. Район үзәгенә кайта торган һәр китапны алып, ярыша-ярыша укый идек. Ашарга ризык, кияргә кием булмаса да, без ул вакытта рухи байлыкка кинәндек. Абыем Рәшит тә шагыйрь иде, ул да исән түгел инде...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: