Рамазан – изгелек ае!
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Иртәгә барлык мөселманнарның иң көтеп алган көннәре – рамазан ае башлана. Инде бүген үк кичен барлык мәчетләрдә тәравих намазлары укылачак. Ураза тотарга ният кылган һәр милләттәшебезгә сабырлык, җиңеллек насыйп булсын.
-Мөбарәк рамазан ае – барлык гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү, миһербанлылык һәм юмартлык ае. Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки сез бу фарызларны үтәп шаять тәкъва булырсыз?” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Ураза тоту безнең өчен рухыбызны чистарта торган бер сынау. Рамазанда Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, Раббыбыз ризалыгын, әҗер-саваплар алырга, җәннәткә якынаерга күп мөмкинлекләр туа. Бернинди
матди байлыкны да бу мөмкинлекләр белән чагыштырып булмый. Аллаһ Раббыбыз рамазан айларында мәрхәмәтле эшләрдә берләшергә насыйп итсә иде, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде. Амин.
Мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН , ТР
мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Добавить комментарий