Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Рәхәт шөгыль!

Рәхәт шөгыль!

Чаллыда яшәүче Фоат Закиров турында күпләр ишетеп беләдер: агач эшләре остасы ул.

13 мая 2024

Социаль челтәрләрдә дә актив. Фоат абый татар авылы ишегалдында ни булган, барысын да ясый: уфалла арбасы, ат арбасы, ат чанасы һ.б. Тагын мотоцикл да матур килеп чыга: агач көпчәкләренә, вак детальләренә кадәр бар. Әлбәттә, сүз аларның кечерәйтелгән варианты турында бара.


Фоат абый намазда, мәчеткә йөри. Шуның өчендер дә Аллаһ йортларын аерым бер ләззәт белән ясый.
-Мәчетләрнең макетын бүләк итәргә яратам, – ди оста. – Чаллының “Нур-Ихлас”, Аксубай районының Яңа Ибрай, Яшел Үзән районының Кече Шырдан, Теләче районының Җөри авыллары һәм туган авылымның ике мәчетен ясадым. Әле күптән түгел Самара өлкәсенең Гали авылы мәчете макетын эшләдем.

Фоат абый җәйне аеруча сагынып көтә, чөнки ул бакчасындагы остаханәсенә “күченә”. Ә кышын фатирында эшли.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: