Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рецептлар китабы – дәү әнине олылау!

Хатирә апа Шаһивәлиева белән Апас районы Шәмәк авылына баргач таныштык. 82 яшендә ул, ялгызы яши. Шүрлектән зур горурлык белән бер китап алып бирле:

- Төркиядә яшәүче кызымның кызы минем рецептларны җыеп китап чыгарды. Ул чакта өйгә бер төркем кешеләр кайтты. Баскан токмачлы аш, кыстыбый, юка - ни генә пешермәдем. Барысын да фото, видеога төшереп бардылар. Арып беттем. Тик балалар хакы дип, бер дә сер бирмәдем. Китапны өч телдә – татарча, инглизчә, русча чыгардылар. Бик матур, зәвыклы итеп бастырганнар, менә сез дә карагыз әле…

Чынлап та, “Хатирә апа рецептлары” китабы затлы килеп чыккан. Сыйфатлы кәгазьдә, төсле фотолар белән. Менә ул дәү әнине ярату ничек була!

Хатирә апа профессиональ пешекче түгел. Ләкин гомер буе аш-суга оста булган. Башта ул колхозда эшләгән. Ә аннан соң 39 ел (!) Шәмәктә почта тараткан.

- Башта мин колхоз почтальоны булдым, ягъни хезмәт хакын колхоз түләде,- дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Атнасына бер көн ял итәсең, көн дә почта таратырга кирәк. Ул чагында халык күп итеп газета-журнал алдыра, өстәвенә никадәр хат килә. Кайбер көннәрне сумканы кузгатып та булмый! Көн саен Урта Балтай белән Шәмәк арасын (ә бу дүрт чакрым дигән сүз!) җәяү барырга-кайтырга кирәк. Лаеклы ялга чыкканчы шулай эшләдем. Бүгенге тормышыма шөкер итәм, барысы да бар. Исәнлек кенә булсын.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: